Әстерхан өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әстерхан өлкәсе татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әстерхан өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия, Әстерхан өлкәсе

Теле

татар теленең урта диалектының әстерхан сөйләшләре

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Этник төркемнәре

Әстерхан татарлары, Болгар татарлары

Әстерхан татарлары белән бутамагыз.

Көньяк Россиядә татарлар таралышы

Әстерхан өлкәсе татарлары — татарларның Әстерхан өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.[1] Әстерхан өлкәсендә хәзерге вакытта татарларның өч төркеме яши: әстерхан, казан һәм мишәрләр.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алдан биредә әстерхан татарлары формалашкан, аларны ногай татарлары дип тә атыйлар. Алар XVII гасырның икенче яртысы — XVII гасырның беренче чирегеннән Әстерхан шәһәре тирәләрендә яшәүче нугай-татар этник берләшмәсе. Йорт татарлары, кундра татарлары, алабугат татарлары һәм карагашларга бүленәләр.[3] Этнографлар арасында аларның килеп чыгышы әлегә кадәр бәхәсләр тудыра. Бер тикшеренүчеләр аларда бары тик Ногай Урдасыннан чыккан ногайлыларны гына күрә. Икенчеләр XVI гасырда яшәгән Әстерхан ханлыгы татарларының нәсел башы дип саный. Өченчеләр аларның килеп чыгышын хәзәрләр һәм бөҗәнәкләргә бәйли.[4]

Әстерхан шәһәрендә яшәүче җәмгыятьне төрлечә атыйлар: нугайлар, татарлар, нугай татарлары, әстерхан татарлары, йорт татарлары, ләкин XVIII гасырда йорт татарлары исеме нык беркетелә. XVIII-XX гасырлардан йортлылар казан татарлары һәм мишәрләр белән актив элемтәдә торганнар, аерым алганда, этникара никахлар төзи башлыйлар.[5]

Казан татарлары Урта Идел буеннан XVII гасыр ахырыннан башлап Әстерханга күченә башлыйлар.

XX гасыр башына Әстерханда Казан, Сембер, Пенза, Саратов һәм Рязань губерналарыннан татарлар яши. Әстерхан Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләре белән беррәттән татар мәдәниятенең мөһим үзәкләреннән берсе була. Шәһәр татарлары саны даими рәвештә арта, сәүдә үсә, милли типографияләр эшли, газеталар чыга, яңа мәчетләр төзелә, мөселман уку йортлары ачыла, татар театры эшли.

Совет чорында Әстерханда яшәүче ногайлыларны бөтенләй татарларга санаганнар — бу дәүләтнең кече халыкларны эрерәк этник берләшмәләргә кертү сәясәтенә туры килгән. Бүген татарлар Әстерхан өлкәсе халкының саны буенча (рус һәм казакълардан соң) өченче төркеме булып тора. Татарлар өлкәдә этник төркем булып, халыкның 7% ын тәшкил итә (2010 елга 60 523 кеше). 2002 елда исә 70 590 кеше булганнар, әмма 2010 елда бер өлеше үзләрен нугайлар дип атаганнар.[6][7][8]

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерхан өлкәсе халыклары картасы буенча татар халкы төбәк территориясендә (иң күбе Идел буе һәм Нариман районнарында) егерме авыл торак пунктында яши, аларның иң эреләре — Биштүбә, Сүләнке, Кызан, Каргалы, Ярлы Түбә, Киләче, Майлыгүл, Җәмелә авыллары.[9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татары // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  2. История астраханских татар.
  3. Татары • Большая российская энциклопедия — электронная версия. 2020-12-04 тикшерелде.
  4. Куц Олег Юрьевич. Татары на казачьем Дону. 2013-01-01 тикшерелде.
  5. “Татары”. — Наука.
  6. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам.: см.
  7. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
  8. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Астраханской области: Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года по Астраханской области(үле сылтама): Об итогах Всероссийской переписи населения 2010 года на территории Астраханской области(үле сылтама)
  9. Карта народов Астраханской области на сайте «*językoznanьje» 2017 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исхаков Д. М. Астраханские татары, этническое расселение и динамика численности в XVIII — начале XX в. // Астраханские татары. — Казань, 1992. — С. 5—33.
  • Татары. Народы России. Энциклопедия. — M., 1994. — С. 320—321.