Кострома татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кострома татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кострома татарлары
Үз аталышы

нугай (нугайлар)

яшәү җире

Россия, Кострома өлкәсе

Теле

Татар теле, рус теле

Дине

Ислам

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Кострома татарлары (рус. романовские татары, үз аталышлары нугайлар) — Костроманың Чернореченск районында (элегрәк Подгорная татар бистәсе) яшәүче татарлар.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саннары 128 кеше (1762 ел), 525 кеше (1902 ел), як. 200 кеше (1996 ел). Телләре нигездә русча, ышанучылары сөнни мөселманнар. Романовтан (хәзерге Тутаев) 1761 елда Екатерина II әмере буенча куып чыгарылган йомышлы татарлардан килеп чыкканнар. Телләре мишәр диалектының кострома сөйләшенә карый.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1683-1684 һәм 1760-1761 елларда бирегә Романов шәһәреннән (хәзер Ярославль өлкәсе) һәм Романово‑Борисоглебский өязеннән морзалар һәм ясаклы татарлар күчерелә. Кострома янында Тауасты Татар бистәсе барлыкка килә. Кострома татарлары («романовские», «нугай») Идел буе‑Урал татарларының аерым этнографик төркемен тәшкил иткәннәр.

Кострома татарлары күбесе: Булатовлар, Бильгилдиевләр, Мөхәммәтовлар, Мәмәтовлар, Йосыповлар дворянлык дәрәҗәсенә ия була һәм хәрби хезмәтләре өчен бүләк итеп бирелгән бик зур поместьелар һәм вотчиналарны кулларында тоталар. XVIII йөз башында патша хакимияте рус булмаган йомышлыларның җир биләвен бетерүгә юнәлтелгән берничә фәрман чыгара. Йомышлы мөселманнарның бер өлеше православиегә күчәргә мәҗбүр була; соңрак алар рус дворяннары составына кертелә. Чукынудан баш тартканнарны 1761 елда Костромадан читкә — Татар бистәсенә күчерәләр, анда инде Казаннан күчеп килгән татарлар яшәгән була; 1762 елда аларның гомуми саны 128 кеше тәшкил итә. Соңрак Екатерина II, татар феодалларын үзенә социаль таяныч итүгә ниятләп, аларга кайбер өстенлекләр бирә. Кострома татарлары дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә, һәм алар Кострома өязенең Гридинск волостена беркетелгән аерым авыл җәмгыяте төзиләр. 1874 елда аларның саны 365 кә, 1902 елда 525 кешегә җитә.

Татарлар саны Казан, Касыйм, Түбән Новгород, Оренбург шәһәрләреннән күченүчеләр хисабына арткан. 1780 елдан Костромада мәчет эшләгән (1930 елга кадәр). 1866 елда Казан сәүдәгәре И.И. Апаков катнашында мәдрәсә төзелә. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында татар бистәсендә төрек хәрбиләре өчен лагерь урнашкан була. 1917 елга кадәр шулай ук мәктәп эшләгән. 1926-1931 елларда Кострома районы составында аерым мөселман авыл советы эшли.

Хәзерге көнгә кадәр Кострома татарлары үзләрен татарлар дип саныйлар һәм җирле этник үзаңны саклыйлар, милли мәдәнияткә, телгә, ислам диненә карата зур ихтирам күрсәтәләр. Костромада укучыларны татар халкының тарихы, традицион рухи һәм матди мәдәнияте, хәзерге тормышның төрле өлкәләрендә ирешкән казанышлары белән таныштырып баручы «Ислам» газетасы чыгып килә.

Шөгыльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX йөздә — XX йөз башында Кострома татарларының төп шөгыле игенчелек була, өстәмә рәвештә балык тоту, кеше, йөк ташу, кымыз җитештерү һәм аны сату белән дә шөгыльләнәләр; ирләр шулай ук пароходларда эшчеләр, лоцманнар, капитаннар булып ялланалар, юлаучылар йортлары тоталар, атлар белән сату итәләр; хатын-кызлар, гадәттә, җепләр, баулар кебек вак товарлар сата. XX йөзгә кадәр Кострома татарларында мәктәп, мәдрәсәләр эшли, 1880 елларда ук инде аларның сөйләм теле рус теле булуга да карамастан, укыту татар телендә алып барыла. Туган телнең саклануына Касыйм һәм Казаннан татарлар килү булышлык итә: алардан дин әһелләре, укытучылар чакырыла, кәләшләр алына.

Йорт-җир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX йөз ахырына Татар бистәсе гаҗәеп күренешкә ия була: урам уртасында агач рәшәткәле мәчет тора, Идел елгасының сул яры буйлап ике рәт булып 70 тән артык төрле төстәге такта түбәле, бизәкле ишекле һәм зур булмаган балконлы, күбесенчә ике катлы, кирпеч йортлар тезелеп китә. Ике яклы өйалды белән тоташкан ак һәм кара өйләр өстенлек итә. Ак өй гомумшәһәр көнкүрешенә хас җиһазлар һәм предметлардан (буфет, шкаф, диван, кәнәфи, урындык, көзге, пәрдәләр, чынаяк кирпеч белән тышланган мич яисә голландка) тора. Кара өй кухня буларак хезмәт итә һәм традицион рәвештә корыла: анда икмәк пешерә торган рус миче салына, тик аның казаны да була (элегрәк мич биек булмый һәм йортның уртасына урнаштырыла). Ишек өстенә сәндерә корыла, ишек каршына киң сәке, стена буйлап ян сәкеләр (эскәмияләр), сандыклар куела. Өйнең почмакларына, стеналарына тукылган сөлгеләр эленә, идәнгә кулдан сугылган паласлар җәелә. Утарларда, тораклардан тыш, хуҗалык корылмалары — амбар, ат абзары, лапас, кар базы була; яшелчә бакчасы артында ак мунча урнаштырыла.

Кием-салым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кострома татарлары киеме озак вакытлар милли колоритны саклап килә: ир-атлар утыртма якалы күлмәк, жилет, билле бишмәт һәм киң балаклы чалбар, башларына түбәтәй, аның өстеннән урамга чыкканда кырыйсыз күк киез эшләпә кияләр; сезонга карап, кара күн итекләрдән, галошлы ботинкалардан яки киез итектән йөриләр. Хатын-кызлар киеме киң җиңле күлмәктән һәм билләп тегелгән җиңсез озын кафтан — «корсет»тан гыйбарәт була. Кайтарма якалы билле бишмәтләр өске кием буларак кулланыла. Диагональ буйлап өчпочмак кебек бөкләнгән һәм үзенчәлекле рәвештә бәйләнә торган яулыклар көндәлек баш киеме санала. Бәйрәмнәрдә кызлар — такыя, яшь хатыннар калфак кияләр. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар башларына тастар урыйлар. Кәләшнең туйда кия торган баш киеме ак яулык — кихчә, маңгай бәйләвече — битлек һәм япмадан (бильгинец) тора. Хатын-кызлар костюмын тәңкәләрдән һәм сәйләннән төрле бизәмәләр, бәйләнгән ак оеклар һәм йомшак күн башмаклар, ботинкалар яисә бәйрәмчә аяк киеме — чигүле сәхтиян читекләр тулыландыра.

Бәйрәмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнарның барлык дини бәйрәмнәре дә билгеләп үтелә. Язын «кызыл җомырка» («кызыл йомырка») көнен уздыралар, бу көнне йомыркалар буяп, балаларга өләшәләр. Яз һәм җәй көннәрендә болынга чыгып, бистәнең барлык халкы һәм рус кунаклары катнашында күмәк күңел ачулар оештырыла, русларның «Семик» бәйрәме вакытында исә кызлар өчен күңел ачулар уздырыла. Өйләнешү димләп оештырыла. Башта вәгъдәләшү, аннары кыз ярәшү үткәрелә; шуннан соң дус кызлар белән кыз озату кичәсе һәм егетнең дуслары белән җыелышу кичәсе уздырыла; никахлашу кәләш ягында, туй кияү йортында үтә. Туй йолалары арасында рус милли традицияләреннән алынганнары да аз түгел.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Козловский А.Д. Взгляд на историю Костромы, составленный трудами князя Александра Козловского. – М. : тип. Н. Степанова, 1840. – 203 с.
  • Материалы для статистики Костромской губернии / Под ред. В. Пирогова. Вып. IV. – Кострома: Костром. губ. стат. ком., 1881. – 401 с.
  • Скворцов Л. Материалы для истории г. Кос­тромы. Ч. 1. – Кострома: Губ. тип., 1913. – 364 с.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шарифуллина Ф.Л. Костромские татары. (Историко-этнографический очерк) // Этнологические исследования в Татарстане. Вып. II. – Казань: Институт истории АН РТ, 2008. – 188 с.
  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.