Отношка
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Отношка latin yazuında])
География | |
---|---|
Ил | Россия |
Координатлар | 57°19'N, 92°39'E |
Почта индексы | 663105 ![]() |
![]() |
Отношка, Яңа Төркәш (Отношка) — Красноярск краенең Казачински районында урнашкан торак пункт.
Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Отношка Красноярск вакыты (Krasnoyarsk Time Zone, KRAT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +7:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +4 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+4 итеп күрсәтелә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл 1911 елда Төркәш авылы кешесе Насыйбулла Фәйзуллин җитәкчелегендәге Казан губернасыннан 40 гаиләлек күчеп килүчеләр төркеме тарафыннан нигезләнгән.[1]
Октябрь инкыйлабына кадәр Енисей губернасының Енисейск өязендә, 1925-1930 елларда — Себер краеның Красноярск бүлгесендә, 1930-1934 елларда — Көнчыгыш Себер краенда, 1934 елдан — Красноярск краенда.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны |
---|
2010[2] |
428 |
Милләтләр (2010): татарлар — 94,2%, урыслар — 5,8%.[3][4]
Урамнартикшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-14
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских и сельских населённых пунктов Красноярского края
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2015-12-14
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә