Сәмәк
Внешний вид
Сәмәк | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Почта индексы | 414057 |
Сәмәк[1] (рус. Семиковка) — 1994 елдан Әстерхан шәһәренең бер өлеше булган элеккеге йорт татарлары авылы.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл Тияк ерганагының сул ярында, Әстерханның Совет районының көньяк өлешендә урнашкан. Шәһәр үзәгенә кадәр ара туры сызыкта 4 километр, юл белән 6 километр[2]. Авыл шәхси сектордан тора. Халыкның күпчелеге традицион рәвештә ислам динен тоткан Әстерхан өлкәсенең җирле халыкларының берсе булган йорт татарларыннан тора.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1911 елның май аенда Сәмәк авылында Латыйп Умәров бакчасында Габдулла Тукай була.[3]
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылның төньяк чигеннән Фунтовское трассасы уза, анда Сәмәк авылын шәһәрнең башка өлешләре белән тоташтыручы 21, 47, 78 номерлы микроавтобуслар йөри.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. – Казан, 2017. – 420 б. Б. 334. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; унберенче китап). ISBN 978-5-93091-210-4
- ↑ Расстояния представлены по данным сервиса Яндекс.Карты.
- ↑ Габдулла Тукай Әстерханда. Тукай «Идел» газеты редакциясендә (Габдерәхим Утабалиев истәлеге).