Габдулла Тукай исемендәге сквер (Яр Чаллы)
Габдулла Тукай исемендәге сквер | |
![]() | |
Сквер үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле | |
Ил | ![]() |
Район | ![]() |
Габдулла Тукай исемендәге сквер (рус. Сквер имени Габдуллы Тукая) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Яңа шәһәр өлешендә урнашкан сквер.
Адрес: Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, 16нчы микрорайон, Тынычлык проспекты, 9нчы йорт каршы.
![]() | |
---|---|
![]() |
Тукай скверыннан фотосурәтләр. |
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елның 22 ноябрендә ачылган. Биредә Габдулла Тукай туган көнне (26 апрель) әдәби кичәләр, театральләштерелгән тамашалар, бәйрәмнәр, митинглар уза.
Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районы 16нчы комплекста Тынычлык проспекты белән Р. Беляев проспекты кисешкән урыннан ерак түгел (Тынычлык проспекты 9нчы йорт каршында) урнашкан.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сквер үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (125 еллык юбилее хөрмәтенә) бронзадан 6 м биеклектәге һәйкәл куелган (авторы — Владимир Демченко)[1]. Скверда чәчәк клумбалары утыртылган, эскәмияләр куелган, декоратив яктырту үткәрелгән. Сквер юллары милли орнаментлы брусчатка белән капланган. Миләш, каен, чыршы агачлары утыртылган.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Наши Челны. Скверы
- Парки и скверы Набережных Челнов. vk.com
- Габдулла Тукай исемендәге сквер картада
- Сквер имени Габдуллы Тукая
- Сквер имени Габдуллы Тукая(үле сылтама)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Открыт памятник Тукаю. Челны ЛТД, 22.11.2011
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||