Ключ (Яшьләр театры)
Набережно-челнинский молодежный театр «Ключ» | |
Театр урнашкан «Нур» яшьләр үзәге | |
Адрес | 423810 Ак. Рубаненко ур., 2 (1/02) Яр Чаллы, Татарстан |
---|---|
Директор | Софья Федекина |
«Ключ» яшьләр театры (рус. Молодежный театр «Ключ») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2003 елдан эшләп килүче яшьләр театры — студия. Мохтари коммерцияле булмаган оешма статусында. Труппада 15 артист, репертуарда 8 спектакль бар (2018).
Адресы: 423810 ТР, Яр Чаллы, Академик Рубаненко ур., 2 (1/02).
Баш режиссер (2003 елдан) — Софья Федекина.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2003 елның 23 октябрендә яшүсмерләр һәм студент яшьләренең үзешчән театры буларак оешкан. Театрның оештыручысы һәм җитәкчесе, баш режиссеры — Софья Юрий кызы Федёкина, РФ театр әһелләре берлегенең «Признание» премиясе лауреаты[1].
2003—2010 елларда театр Яр Чаллының «Чакматаш» (рус. Огниво) балалар үзәгендә урнашкан була. Уйнаучыларга 18 яшь тулгач, балалар үзәгеннән китәргә туры килә.
2010—2018 елларда театр сәхнәсе Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты тулай торагының 1нче катында (Яр Чаллы тракты, 24) урнаша[2].
2018 елның май аеннан, «Нур» яшьләр үзәгендә (Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Академик Рубаненко ур., 2 (1/02)) мәйдан бирелә[3].
Театр V «Нәүрүз» халыкара театр фестиваль-форумында (2018) катнаша.
Гастрольләре: Сербия, Латвия, Литва, РФ шәһәрләре — Санкт-Петербург, Ижау (2014), Щелыково (Кострома өлкәсе, 2011)[4].
Һәр елны театр «Катнашучылар» (рус. Действующие лица) исемле үзешчән театрларның Халыкара февтивален уздыра (Яр Чаллыда бердәнбер һәр елны була торган театр фестивале).
Куелган спектакльләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Ак төннәр» (рус. Белые ночи) Ф. М. Достоевский
- «Кояш тузаны» (рус. Солнечная пыль) Т. Гуэрр
- «Ю» О. Мухина
- «Курорт маҗаралары» (рус. Курортные забавы) Б. Фрил
- «Зәңгәр эт» (рус. Синий пес) А. Бик-Булатов
- «Ева Кюн» Л. Будогоская
- «Изге Антоний могҗизасы» (рус. Чудо Святого Антония) Морис Метерлинк
- «Елга» (рус. Река) А. Паперный
- «Ул хәбәрсез югалды» (рус. Он пропал без вести) Я. Пулинович
- «Споканнан чулак» (рус. Однорукий из Спокан) Мартин МакДонах
- «Секонд хэнд заманы» (рус. Время секонд хэнд) С. Алексиевич
- «Җәяүле буран» (рус. Метель) А. С. Пушкин
- «Мин сөюгә омтылам» (рус. Я настроен на любовь) О. Генри
- «Потудань елгасы» (рус. Река Потудань) А. Платонов
- «Өч иптәш» (рус. Три товарища) Э. М. Ремарк
- «Печән өстендәге эт» (рус. Собака на сене) Лопе де Вега һ. б.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Театрның Вконтакте диварындагы сәхифәсе
- Театрның twitter.сәхифәсе
- Театрның instagram сәхифәсе
- Анастасия Леонтьева. «Ключ» не от всех дверей: в Челнах театр съехал «в никуда». «Бизнес Online», 15.05.2017 (рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Софья Федекина: «Плакать проще, чем смеяться». 2020 елның 5 август көнендә архивланган. Газета «Единство», 06.09.2017 (рус.)
- ↑ Театр «Ключ» после громкого затишья готовит премьеру на новом месте. Chelny-biz.ru, 20.07.2018 (рус.)
- ↑ Все театры города. Наши Челны.ру (рус.)
- ↑ Молодежный театр Ключ. chelnykuda.ru (рус.)
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||