Казан яшь тамашачы театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Казан яшь тамашачы театры
Казанский театр юного зрителя
Оскар и розовая мама 2.jpg
Элеккеге исемнәр Казан дәүләт яшьләр театры,
Ленин комсомолы исемендәге Казан ТЮЗы
Адрес Островский урамы, 10
Вахит районы, Казан
Нигезләнгән 1932
Директор Айгөл Горнышева[1]
kazan-tuz.ru

Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ)Казан шәһәрендә эшләүче дәүләт театры. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен рус телендә тамашалар куя. Театр югары һөнәри режиссурасы һәм артистларның талантлы уены белән аерылып торды. Биредә Н. Басин, Марсель Сәлимҗанов, В. Голиков, Ф. Григорьян, Л. Верзуб, Ю. Погребничко, Б. Цейтлин, Г. Цхирава, В. Чигишев кебек данлыклы режиссерлар эшләде.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 30 ноябрендә пионер оешмасына 10 ел тулу уңаеннан Үзәк пионер клубында (хәзерге Яһүд мәдәнияте үзәге) «Яшьтәшләр» (рус. Ровесники) спектакле күрсәтелә — әлеге дата театрның туган көне булып исәпләнә. Акча җитмәү сәбәпле, 1934 елда театр ябыла. Пионерлар Мәскәүгә язгач, РСФСР Халык комиссарлары шурасы карары белән 1935 елда яңадан дәүләт театры статусында ачыла һәм Укытучылар йортыннан урын бирелә.

1946 елда балалар театрларының бөтенсоюз смотрында 3 спектакль белән катнаша: «Әкият» (рус. Сказка, Михаил Светлов), «Тапкыр егет» (Дәрҗия Аппакова), «Бәллүр башмакчык» (рус. Хрустальный башмачок, Т. Габбе (режиссерлар – Д. Дросси, С. Силаев)[2].

1949 елда шушы ук театр бинасында Татар ТЮЗы да оеша[3].

1992 елда Б.Васильевның «Кич тә булды, иртә дә булды» (рус. И был вечер, и было утро…) романы буенча куелган «Туздыру» (рус. Погром) спектакле өчен театр режиссеры Борис Цейтлин, артист Роза Хәйруллина, рәссам Мария Рыбасовага РФ дәүләт премиясе бирелә[4].

1996 елда театрның В. Шекспир әсәре буенча куелган «Давыл» (рус. Буря) спектакле Русиянең «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек була. Режиссеры – Борис Цейтлин[5].

2003 елда театрның Том Стоппард әсәре буенча куелган «Розенкранц һәм Гильденстерн вафат» спектакле Русиянең «Алтын битлек» милли театр премиясенә тәкъдим ителә. Режиссер – Георгий Цхирава.

20052013 елларда баш режиссер - Владимир Чигишев, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ТЮЗы шәһәрнең Островский (әүвәлге Вознесенский) урамындагы 1824 елда төзелгән бинада урнашкан. Балконлы, флюгерлы бина мигъмари яктан кызыклы. 1909 елда биредә сәүдәгәрләр җыенының театры урнашкан булган. Октябрь инкыйлабыннан соң Татар мәдәнияты йорты, аннары Укытучылар йорты саналган. 1935 елдан соң - яшь тамашачы театры. 1996 елның гыйнварында чыккан янгында сәхнә һәм тамаша залы янып бетә. Алты ел барган ремонттан соң, бинага элекке кыяфәте кайтарыла.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар өчен (көндезге): «Тылсымлы ярминкә» (рус. Волшебная ярмарка), «Кырагай» (рус. Дикий), «Мәче йорты» (рус. Кошкин дом , Самуил Маршак) , «Хәзинәләр утравы» (рус. Остров сокровищ, Л.Л. Стивенсон), «Мәче һәм мәхәббәт турында» (рус. Про кота и про любовь), «Нечкәбил» (рус. Пчелка Нечкебиль), «Шалкан» әкияте» (рус. Сказка про репку), «Теремкәй» (рус. Теремок).

Өлкәннәр өчен (кичке): «Бал тәме» (рус. Вкус меда), «Бальзаминов туе» (рус. Женитьба Бальзаминова), «Исәнмесез, мин сезнең тутагыз» (рус. Здравствуйте, я Ваша тетя), «Уенчылар» (рус. Игроки, Н.В. Гоголь), «Ихтыярсыз табиб булган» (рус. Лекарь по неволе), «Оскар һәм алсу әни» (рус. Оскар и розовая мама, Э.Э. Шмитт», «Отелло», «Бик тә гади вакыйга» (рус. Очень простая история , Мария Ладо), «Пигмалион яки бер бәхәснең тарихы» (рус. Пигмалион, или история одного пари, Б.Шоу), «Яңгыр сатучы» (рус. Продавец дождя, Ричард Нэш), «Генерал белән туй» (рус. Свадьба с генералом), «Роман гаиләсе» (рус. Семья Романа, Василий Сигарев)[6].

Гастрольләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Йошкар-Ола, Чабаксар, Пенза, Иваново, Ярославль, Караганда, Астана (Целиноград), Ижау, Ырынбур, Запорожье, Днепр, Белгород, Владикавказ, Таганрог, Воронеж[7].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани