Яшел Үзән музыкаль театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшел Үзән музыкаль театры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яшел Үзән
музыкаль театры
Зеленодольский
музыкальный театр
Яшел Үзән МТ.jpg
Элеккеге исемнәр «Родина» мәдәният сарае
Адрес 422544, Ленин ур., 13;
ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан, Яшел Үзән
Директор Елена Лимарковна Антонова

Яшел Үзән музыкаль театры (рус. Муниципальное бюджетное учреждение «Зеленодольский музыкальный театр») – Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан театр, 2011 елның 1 гыйнварыннан ачылган муниципаль бюджет учреждениесе[1].
Директор һәм сәнгать җитәкчесе ― Елена Лимарковна Антонова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Баш режиссер ― Евгений Казанцев.
Баш хормейстер ― Надежда Антонова.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр бинасы (элекке «Родина» мәдәният сарае) 1944 елда Моссовет дәүләт архитектура - проект остаханәсе заказы һәм проекты буенча төзелгән[2]. Клубны Серго исемендәге завод Бөек Ватан сугышы чорында завод чараларын үткәрү, шулай ук авыр вакытта халыкның рухын күтәрү өчен төзи башлаган. Мәдәният сараеның рәсми ачылышы 1944 елның 10 декабрендә була. Мәдәният сараеның беренче директоры итеп Геннадий Викторович Волков билгеләнә[3].

Мәдәният сараеның иҗат эшчәнлегенең активлашуы Бөек Ватан сугышыннан соң башланып китә. Мәдәният сараенда даими рәвештә концертлар һәм башка массакүләм чаралар үткәрелә башлый. Г. Камал исемендәге Татар академия театры, М. Җәлил исемендәге опера театры, Качалов исемендәге Казан Зур драма театры кебек театрларның спектакльләре куела. Үз вакытында театр сәхнәсендә СССР халык артистлары — Игорь Ильинский, Любовь Орлова, Людмила Зыкина, Лев Лещенко, Михаил Пуговкин, Леонид Андреев, Марк Бернес, Мәхмүд Эсамбаев, Лидия Русланова, Нонна Мордюкова, Майя Кристалинская, шагыйрьләр Константин Симонов, Роберт Рождественский һәм башкалар чыгыш ясый. 1977 елның октябрендә мәдәният сарае сәхнәсендә Владимир Высоцкий чыгыш ясаган.

Төрле елларда Мәдәният сарае белән Геннадий Шулепов, Нина Анитова, Константин Антипов, Мария Никольская җитәкчелек иткән.

Яшел Үзән музыка театрының якты юлы чирек гасыр элек – «Алтын микрофон» вокал студиясеннән башлана. Җирле малайлар һәм кызлар Елена Антонова җитәкчелегендә җырларга өйрәнә, шәһәр һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр була[4]. «Алтын микрофон» вокал студиясе чыгарылышыннан ― Гүзәл Саттарова, Динә Гарипова, Eva Richie (Ева Ричи).

2011 елда мәдәният сарае базасында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Антонова җитәкчелегендә «Яшел Үзән музыкаль театры» ачыла.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч катлы, кирпеч бина. Бинада зур концерт залы (488 урын), колонналы зал (утырту урыннары булмаган), күргәзмә залы, бутафор һәм декоратор бүлмәләре (1нче кат), Кече зал (50 урынлы), вокал репетицияләре залы, хореография һәм актерлык осталыгы залы, костюм һәм тегү цехлары, административ кабинетлар (2нче кат), Зәңгәр зал (200 урын), актерлык осталыгы залы, хореография һәм вокал залы, балет студиясе (һөнәри балет идәне, станоклар, көзгеләр белән, 3нче кат).

Труппа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшел Үзән музыкаль театрында ике труппа эшли: һөнәри артистлардан торучы өлкәннәр (якынча 40 кеше) һәм вокал һәм хореография бүлекләренең иң сәләтле укучыларыннан торучы балалар төркемнәре. Театрда, оешкан көненнән башлап, балаларны вокал, хореография һәм актерлык остлагына өйрәтәләр.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр репертуарында: мюзикллар (шул исәптән, «Сказка о царе Салтане» («Тантана» премиясе – 2021 номинанты), «Ромео и Джульетта», «Красавица и Чудовище», «Смехалион», татар әкияте буенча «Айлин һәм Данияр» мюзиклы[5], сценарий авторы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Зотова), спектакльләр, шулай ук үз проектлары («Илюминатлар» ирләр хорының «Эпик» шоуы, «ЛЮБЭ», «Мин, әлбәттә, кайтам...» трибьют кичәләр, В. Высоцкийны искә алу концерты).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр – «Идел-Йорт» һәм «Тантана» төбәкара театр коллективлары конкурсы финалисты һәм җиңүчесе.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]