Эчтәлеккә күчү

Любовь Орлова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Любовь Орлова latin yazuında])
Рәсем
Ватандашлык  РСФСР[d]
 ССРБ
Туу датасы 29 гыйнвар (11 февраль) 1902
Туу урыны Звенигород, Мәскәү губерниясе, Россия империясе[1]
Үлем датасы 26 гыйнвар 1975(1975-01-26)[2] (72 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, ССРБ
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе ашказаны асты бизе яман шеше[d]
Күмелү урыны Новодевичье зираты[d]
Ире яки хатыны Григорий Васильевич Александров[d]
Ыруг Орловы[d]
Һөнәр төре актёр, җырчы, пианист, киноактер, биюче
Уку йорты Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d]
Активлык чорының башы 1920
Активлык чоры тәмамлануы 1974
Җырчы тавышы сопрано[d]
Музыкаль инструмент фортепиано[d] һәм тавыш[d]
Әгъзалык Союз кинематографистов СССР[d]
Жанр социалистик реализм[d] һәм романс[d]
Бүләкләр
1 нче дәрәҗә Сталин мөкәфәте 1 нче дәрәҗә Сталин мөкәфәте Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены ССРБның Халык артисты медаль «За оборону Кавказа» медаль «За освоение целинных земель» «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале РСФСР халык артисты РСФСР атказанган артисты В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан медаль Мәскәүнең 800-еллыгы истәлегенә мидәл юбилейная медаль «Двадцать лет Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.»
Рәсми веб-сайт orlovamuseum.narod.ru
Досье в Швейцария башкарма сәнгатьләр архивы (SAPA)[d]
 Любовь Орлова Викиҗыентыкта

Любовь Петровна Орлова ( 1902 елның 11 феврале (29 гыйнвар), Звенигород - 1975 елның 26 гыйнвары, Мәскәү ) - совет театр һәм кино актрисасы, җырчы, биюче, пианист. Ленин ордены кавалеры ( 1939 ). Ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты ( 1941, 1950 ). ССРБның халык артисткасы ( 1950 ) [3] .

Любовь Орлова 1902 елның 11 феврале (29 гыйнвар) көнне Звенигородта (хәзерге Мәскәү өлкәсендә) күренекле гаиләдә туган. Аның әтисе Петр Федорович Орлов (1867-1938) хәрби оешмада хезмәт итә. Әнисе Евгения Николаевна Сухотина (1878-1945) борынгы дворяннар гаиләсеннән.

Ата-анасы кызларының профессиональ пианист булуларын теләгәннәр һәм җиде яшендә аны музыка мәктәбенә җибәргәннәр.

1919 елда ул Мәскәү урта мәктәбен тәмамлый. 1919-1922 елларда кыз Мәскәү консерваториясендә К.А. Кипп җитәкчелегендә фортепиано классында укый [4] . Катлаулы финанс хәле һәм сәламәтлеге начараю сәбәпле консерваторияне тамамлый алмый. 1922-1925 елларда ул А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр колледжының (хәзер ГИТИС) хореография бүлегендә укый. Шул ук вакытта Мәскәү сәнгать театры режиссеры, укытучы Е. С. Телешовадан актерлык дәресләре ала. 1920-1926 елларда Мәскәүдәге кинотеатрларда музыка укытучысы һәм тапёр (тавышсыз фильмнарның музыкаль озатуы) булып эшли, "Арс" кинотеатрында кино күрсәтү алдыннан концерт номерлары белән чыгыш ясый.

1926 елда Халык игенчелек Комиссариатының ( Наркомзем) административ-финанс бүлеге начальнигы урынбасары А. Г. Берзин белән өйләнешәләр. Эшләре бик тыгыз булгач, алар вакытны бергә аз үткәрәләр, шулай да А. Г. Берзин аңа һәм барлык туганнарына матди яктан булыша.

Мәскәү театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1926 - 1933 елларда Орлова хорда җырлый, аннары Республика халык артисты В. И. Немирович-Данченко исемендәге Музыкаль театрда (хәзер - Мәскәү академик музыкаль театры) актриса булып эшли.

1930 елда аның ире Хезмәт крестьяннар партиясе эше буенча гаепләнеп, кулга алына. 1931 елда ире Казакъстанга сөргенгә җибәрелә.

Хор һәм кордебалет артисткасы буларак, ул эпизодик рольләрдә катнаша. Ләкин вак рольләрдә дә аның музыкаль һәм драматик таланты күпләр өчен сокландыргыч була. Ләкин ул башкаларга карьера ясарга комачауламый. Иренең кулга алынуы аркасында финанс хәле бик начарланганнан соң гына ул үз карьерасын булдыру өчен мөмкинлек эзли башлый. 1932 елда Оффенбах опереттасындагы Перикола роле аны хорда гына калдырмый, солист итә.

1933 елда актриса яшь яңа режиссер Г. В. Александров белән очраша, һәм бу аның киләчәк язмышында хәлиткеч роль уйный. Ул аңа тормышка чыга, ире аны үз фильмнарында төшерә.

Актриса профессиональ рәвештә җырлый (лирик-колоратуралы сопрано), фортепианода уйный, бии һәм акробатик трюклар башкара. Ул «Веселые ребята», «Цирк», «Волга-Волга», «Весна»" фильмнарында уйнап, сәләтенең күпкырлы булуын күрсәтә.

1934-1945 елларда Любовь Орлова "Мосфильм" кино студиясенең, 1945-1949 елларда Киноактёр театр-студиясе (хәзер Дәүләт киноактёр театры) актрисасы, шул ук вакытта Гастрольбюро җырчысы. Сугыш вакытында ул барлык фронтларда диярлек (Минск һәм Киев, Орел һәм Белгород, Харков һәм Курск) совет солдатлары алдында концертлар бирә [5] . 1949-1955 елларда ул килешүләр буенча эшли [6] .

1955 елдан ул Моссовет театры актрисасы.

СССР кинематографлары берлеге әгъзасы.

Балалары булмый.

Ул 1975 елның 26 гыйнварында ашказаны асты бизе яман шешеннән үлә. Аны Новодевичье зыяратында җирлиләр [7] .

  • Иван Фролов. «Любовь Орлова». — М.: Панорама, 1997. — 272 с. — ISBN 5-85220-535-4.
  • Дмитрий Щеглов. «Любовь и маска». — М.: Олимп, Русич, 1998. — ISBN 5-7390-0512-4.
  • Юрий Сааков. «Любовь Орлова». — М.: Алгоритм, 2002. — 56 с. — ISBN 5-9265-0053-2.
  • Александр Xoрт. «Любовь Орлова». — М.: Молодая гвардия, 2007. — 400 с. — ISBN 978-5-235-03020-6.
  • Юрий Сааков. «Неизвестная Орлова». — М.: Майор, 2011. — 288 с. — ISBN 978-5-699-53554-5.
  • Николай Надеждин. «Григорий Александров и Любовь Орлова:«Любовь на двоих». — М.: Алгоритм; Эксмо, 2010. — ISBN 978-5-98551-101-7.
  • Нонна Голикова. «Любовь Орлова». — М.: Молодая гвардия, 2014. — 240 с. — ISBN 978-5-235-03745-8.
  • Марк Кушниров. «Любовь Орловой и Александрова. Жизнь как кино». — М.: Эксмо, 2015. — 384 с. — ISBN 978-5-699-79331-0.