Бөгелмә рус драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөгелмә рус драма театры latin yazuında])
А.В. Баталов исемендәге
Бөгелмә дәүләт рус драма театры
Театр фотосурәте
Нигезләнү елы 1935
Бина төзелгән 1897

Бөгелмә рус драма театры (А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры) — Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә 1935 елдан эшләп килүче, дәүләт карамагындагы һөнәри театр. ССРБ халык артисты А.В. Баталов исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр логотибы
Тамаша залы
А.В. Баталовны театрда каршылау. Наил Мәһдиев[1](с).

1900 елда Самар губернасының өяз шәһәре булган (1920 елга кадәр) Бөгелмәдә Халык йортында (хәзер театр урнашкан бина) театр-чәйханә эшләгән.[2] Аның репертуарында ел саен ким дигәндә 12 премьера уйналган.[3] Театрның җырчылар хоры, тынлы оркестры, гаммәви китапханәсе, шәһәр бакчасында җәйге театры булган. Театр-чәйханә Самар губернасының Попечительлек һәм халык аеклыгы комитеты акчасына тотылган.

Дәүләт статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр башлангычында торучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы чорында театр белән Нина Ольшевская җитәкчелек итә. 1942 елда Бөгелмә шәһәренә Алексей Баталов эвакуацияләнә. Бөгелмә театры аның өчен дә старт мәйданчыгы булып санала.

А.В. Баталов исеме бирелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда Татарстан президенты М.Ш. Шәймиев инициативасы белән Бөгелмә дәүләт рус драма театрына А.В. Баталов исеме бирелә.

Режиссерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1975 елдан Александр Струнин (1909-1993).
  • 19891994 Алексей Ларичев. Аның көнбатыш драматурглары әсәрләре буенча куйган «Агачлар аягүрә үлә» (Деревья умирают стоя, Л. Кассон), «Үз-үзенә кул салучы» (Самоубийца, Н. Эрдман), «Эквус» (П. Шеффер), «Һарольд һәм Морд» (Хиггинс), «Кара кәләш» (Чёрная невеста, Ж. Ануй), «Кураж анакай һәм аның балалары» (Мамаша Кураж и её дети, Б. Брехт), «Чишмә янында сусау» (Жажда над ручьём, Ю. Эдлис) спектакльләре театрның алтын фондын тәшкил итә.
  • 1995 елдан Владислав Юдин. Театр-лаборатория булдыру максаты белән Мәскәү, Петербург, Рязань, Казан, Иваново, Уфадан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән талантлы режиссёрлар, сәхнә рәссамнары, балетмейстерлар чакыра. 1999 елда театр беренче тапкыр Мәскәүгә О. Мухинаның «Ю», В. Зиминның «Яшәгән ди Ал гөмбә» (Жила-была Сыроежка) спектакльләре белән гастрольгә бара.

Фестивальләрдә катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россиянең IV кече шәһәр театрлары фестивале (2000) — «Сильвия яки кара эт вакыйгасы» (Сильвия или история чёрной собаки, А.Р. Герни) спектакле белән.
  • Кама аръягы төбәге театрларының I фестивале (2003) — «Ханума»(А. Цагарели) спектакле белән.
  • Нәфис сүз осталарының «Шукшин җире» (Земля Шукшина) губерна конкурсы (Самар, 2003).
  • «Нескучный Лось» театр капустниклары фестивале (Мари Иле, Йошкар-Ола, 20072010).
  • «Праһа квадриенналесы» (фестиваль-перфоманс) (Праһа, Чехия, 2007).
  • Россия республикалары һәм чит илләрдәге рус театрларының халыкара «Дуслык күпере» (Мост Дружбы) фестивале (Йошкар-Ола, 20082010).
  • «Төркиядә Россия мәдәнияте елы» (Төркия, Айдын, 2007) — «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков) спектакле белән.

Гастрольләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Раштуа саташуы» (Рождественские грёзы) Н. Птушкина.
  • «Ламанчи кешесе» (Человек из Ламанчи) Д. Вассерман.
  • «Сөю турында хикәят» (Легенда о любви) Назыйм Хикмәт.
  • «Култык таягы белән исем ашында» (Именины с костылями) С. Лобозёров.
  • «Банкрот» (А. Островский).
  • «Ерткыч» (Зверь) В. Гиндин.
  • «Чехов водевильләре» М. Ладо.
  • «Үтә гади вакыйга» (Очень простая история).
  • «Өйләнгән таксист» (Очень женатый таксист) Р. Куни.
  • «Каушамыйк, егетләр» (Без паники, джентельмены).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ул вакытта шәһәр башлыгы
  2. Самар дәүләт архивындагы мәгълүматлар буенча
  3. Кино-театр.ру сайтында