Наил Мәһдиев
Внешний вид
Наил Мәһдиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Наил Гамбәр улы Мәһдиев |
Туган | 12 октябрь 1959 (65 яшь) Татарстан, Бөгелмә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | С. М. Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университеты |
Һөнәре | инженер-механик, дәүләт хезмәткәре |
Сәяси фирка | Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | кызы, улы |
Гыйльми дәрәҗә: | сәясәт фәннәре нәмзәте[d] |
Наил Мәһдиев (Наил Гамбәр улы Мәһдиев) – дәүләт хезмәткәре, сәяси фәннәр кандидаты, полковник. Яр Чаллы шәһәре мэры (2014).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1959 елның 12 октябрендә Бөгелмәдә туган. Ленинград урман техникасы академиясен «инженер-механик» белгечлеге буенча (1982) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1982 «Сергиноурман» ҖБ (Төмән өлкәсе).
- 1982 «Татнефтегеофизика» ремонт-комплектлау конторасы инженеры (Бөгелмә), 1984 ВЛКСМ комитеты сәркатибе, механика-энергетика бүлеге башлыгы.
- 1986 КПСС Бөгелмә райкомы идеология бүлеге мөдире.
- 1990 Бөгелмә шәһәр башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары, коммуналь хуҗалык буенча урынбасар.
- 1995 Татарстан Дәүләт шурасы депутаты (Казан).
- 1996 Бөгелмә берләштерелгән халык депутатлары шурасы рәисе, шәһәр һәм район башлыгы.
- 2010 Татарстан урман хуҗалыгы министры, Татарстан авыр атлетика федерациясе президенты.
- 2014 Яр Чаллы шәһәре мэры.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2001 Татарстанның атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре
- 2001 «Таткоммунэнерго» РПО атказанган хезмәткәре
- «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» (За укрепление боевого содружества) медале
- «Канунга хезмәт иткән өчен» (За службу Закону) истәлек тамгасы
- «Мәгарифтәге уңышлары өчен» (За заслуги в образовании) тамгасы
- РФ МЧС тамгасы
- РФ гомуми белем мактаулы хезмәткәре күкрәк тамгасы
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Республика территориясендә яшел үсентеләрне киметмәү проблемасын чишү.
- Саба районында 12 млн төп үсентегә исәпләнгән селекция-орлыкчылык үзәге төзү.
- Чистайда, Албай, Керәшен Казилесе, Ленино авылларында янгыннан зыян күргән чиркәүләрне яңадан төзү.
- Кырымның Бакчасарай районында «Дуслык» паркы төзү өчен үсентеләр алып бару.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татарстан эшлекле үзәге сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-02-03
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)
![]() | ||
---|---|---|
Рәфгать Алтынбаев (1991—1999) • Рәшит Хәмәдиев (1999—2003) • Илдар Халиков (2003—2010) • Васил Шәйхразиев (2010 — 2014) • Наил Мәһдиев (2014 — х. в. ) | ![]() |
Төркемнәр:
- 12 октябрь көнне туганнар
- 1959 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстанда туганнар
- Бөгелмәдә туганнар
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Татарстан муниципалитетларының гамәлдәге җитәкчеләре
- Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Татарстанның урман хуҗалыгы министрлары
- Мэрлар
- Сәясәт фәннәре кандидатлары
- Спорт федерациясе президентлары
- Чаллы башлыклары