Альберт Хуҗин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Хуҗин latin yazuında])
Альберт Хуҗин
Туган телдә исем Альберт Роберт улы Хуҗин
Туган 9 июнь 1974(1974-06-09) (49 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре эшмәкәр, район башлыгы

Альберт Хуҗин, Альберт Роберт улы Хуҗин (1974 елның 9 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — эшмәкәр, берничә фирманың гамәлгә куючысы һәм генераль директоры; 2022 елның 18 мартыннан Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы (2021 елдан в. б., 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе в. б.).[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елның 9 июнендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган.

«Бухгалтер исәбе, контроль һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ» белгечлеге буенча Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын (Россия кооперация университеты) тәмамлаган.

2004 елдан башлап төрле вакытта 11 фирманың гамәлгә куючы һәм генераль директоры булып эшли. Аларның бер өлеше табигать фәннәре һәм техник фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренүләрдә һәм эшләнмәләрдә махсуслашкан [2]

2016―2018 елларда ―ТР Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

2018―2021 елларда ― «Август-Агро» идарәче компаниясе ҖЧҖ составына керүче «Август-Агротехнологии» компаниясенең дилер үзәге генераль директоры. Әлеге идарәче компаниянең җир банкы 160 мең гектардан артык тәшкил итә, Россиядә рапсны иң эре җитештерүче, шулай ук Ноу-Тилл технологиясе буенча көнбагыш, борчак, бодай һәм арпа үстерү белән шөгыльләнә[3].

2021 елданн ― Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы в. б. (4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе в. б.).

2022 елның 18 мартыннан ― Мөслим муниципаль районы башлыгы, Мөслим муниципаль районы Советы рәисе.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Элгәре:
Рөстәм Шәрипов (1994―2001)
Ришат Хәбипов (2001―2013)
Рамил Муллин (2013-2021)
Мөслим районы башлыгы
2021—2024
Аннары:
?