Сергей Демидов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Демидов latin yazuında])
Сергей Анатольевич Демидов
Туган 1 гыйнвар 1978(1978-01-01) (46 яшь)
Рус Никольскоесы авылы, Лаеш районы, ТАССР
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Сергей Анатолий улы Демидов (01.01.1978; Рус Никольскоесы, Лаеш районы, ТАССР) — Татарстанның Алексеевск районы башлыгы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Анатолий улы Демидов 1978 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Лаеш районының Рус Никольское авылында туган. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын "юриспруденция" белгечлеге буенча (1999 ел), Икътисад, идарә һәм хокук институтын "маркетинг" белгечлеге буенча (2007 ел) тәмамлый.

02.07.1997 - 31.05.1999 юрист-консультант, Лаеш крахмал заводы, Лаеш шәһәре.

02.08.1999 - 15.10.1999 Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Бөгелмә шәһәре.

25.10.1999 - 14.04.2000 юрист-консультант, Лаеш крахмал заводы, Лаеш шәһәре.

18.04.2000 - 08.08.2000 икътисадый куркынычсызлык бүлеге белгече, "Татагропромбанк" ҖЧҖ, Казан шәһәре

09.08.2000 - 03.10.2000 юрист-консультант, "Идел" Яшьләр туристлык лагере, ТР, Лаеш районының Боровое Матюшино авылы.

04.10.2000 - 09.01.2002 юридик дисциплиналар укытучысы, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы, Татарстан Республикасы, Лаеш.

10.01.2002 - 24.05.2005 ТР Лаеш районындагы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР, Лаеш, ТР, Казан ш., Вишневский ур., 26 й.

25.05.2005 - 12.04.2009 күчемсез милек идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Казан ш., ТР, Казан ш., Вишневский ур., 26 й.

13.04.2009 - 18.07.2012 министр урынбасары, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Казан ш., ТР, Казан ш., Вишневский ур., 26 й.

19.07.2012 - 21.02.2018 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары, ТР, Казан ш., Вишневский ур., 26 й.

22.02.2018 - 20.03.2018 Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

21.03.2018 е. - 14.09.2018 е. кадәр - Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2018 елның 15 сентябреннән Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгы.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы (2005)
  • "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнгән (2006)
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2006)
  • Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2011)
  • "2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале (2012)
  • Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты (2013)
  • "Татарстан Республикасының атказанган юристы" мактаулы исеме (2013)
  • «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале (2014)
  • «Сочи шәһәрендә 2014 елда XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2016)
  • «Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2016)
  • "Фидакарь хезмәт өчен" медале (2018).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике баласы бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]