Сергей Димитриев
Сергей Дмитриевич Димитриев | |
---|---|
Туган | 13 ноябрь 1982 (41 яшь) Пчеловод авылы, Кукмара районы, ТАССР |
Милләт | керәшен татары |
Ватандашлыгы | РФ |
Һөнәре | муниципаль эшлекле |
Сергей Дмитриевич Димитриев (13.11.1982; Пчеловод авылы, Кукмара районы, ТАССР) — Татарстанның Кукмара районы башлыгы.[1]
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1982 елның 13 ноябрендә ТАССРның Кукмара районы Пчеловод авылында туган.
2005 елда Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен зооинженер белгечлеге буенча тәмамлый.[2]
2000-2005 елларда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студенты. 2006 елда «Элита» нәсел предприятиесе баш зоотехнигы. 2007 - 2011 елларда Кукмара районының «Восток» ҖЧҖ башкарма директоры. 2011 -2014 елларда Кукмара районының «Восток» ҖЧҖ директоры.2014 елда Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, соңрак Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. 2014 - 2015 елларда Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.[2]
2015 елның сентябреннән Кукмара муниципаль районы башлыгы.[2]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, ике кыз тәрбияли.[2]
Бүләк һәм премияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале (2017 ел) һәм «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2020 ел) белән бүләкләнгән.[1]