Марат Зыятдинов
Марат Зыятдинов | |
---|---|
![]() | |
Туган | 16 август 1970 (51 яшь) Макыл авылы, Югары Ослан районы, Татарстан АССР,ССРБ |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | район башлыгы |
Марат Галимҗан улы Зыятдинов (1970 елның 16 августы, Макыл авылы, Югары Ослан районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы (2011 елдан). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Марат Зыятдинов 1970 елның 16 августында Татарстан АССРның Югары Ослан районы Макыл авылында туа[1]. Хезмәт эшчәнлеген 1989 елда Югары Ослан районының «Знамя Ленина» совхозы тракторчысы булып башлый. 1992 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Знамя Ленина» совхозында баш инженер булып эшли башлый. Шул ук елдан башлап 101 нче Макыл урта һөнәри-техник училищесында механик булып эшли. 1995—1998 елларда Макыл машина-технология станциясенең баш инженеры. 1998 елдан «2 нче машина-технология станциясе» ҖЧҖ директоры. 2004—2008 елларда Коллар авылында «Красный Восток — Агро» ААҖ генераль директоры. 2008 елдан Югары Ослан районының «Восток Зернопродукт» ЯАҖ территориаль идарәсе директоры.
2010 елда Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе; башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2010 елдан Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2011 елда — «АС-Менеджмент» ЯАҖ генераль директоры урынбасары. 2011—2012 елларда Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы[2]. 2012 елның мартында «Югары Ослан муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана[3].
Өйләнгән, 2 баласы бар.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2005 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
- 2020 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;