Фәрит Хөснуллин
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Фәрит Хөснуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин |
Туган | 12 март 1963 (57 яшь) Сарман районы Сарман авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | район башлыгы |
Ата-ана |
|
Фәрит Хөснуллин (Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин) – Татарстанның Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе (2014 елның декабреннан). ТР I класслы дәүләт киңәшчесе чинында (2003).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1963 елның 12 мартында ТАССР Сарман районы Сарман авылында туган. Әтисе – М.Ф.Хөснуллин – күмәк хуҗалык рәисе, ТАССР атказанган агрономы. «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1985). 1986-1987 елларда хәрби хезмәт үтә.
Хезмәт баскычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Карамалы № 5 механикалаштырылган колоннада инженер-геодезист (1985-1986)
- Сарман механикалаштырылган сугару оешмасында баш инженер (1987-1992)
- «Булгар-Лада» АҖ «Сарман» техник хезмәт күрсәтү станциясендә мастер (1992-1994)
- «Петровская» агрофирмасының «1 Май» совхозы (Әлмәт районы) җитәкчесе (1994-1995)
- Сарман районында «8 март», Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыклары җитәкчесе (1995-2003)
- «Татарстан сөте» ААҖ филиалы – «Сарман сөт заводы» директоры (2003-2005)
- «Агрокөч» ЯАҖ «Сарман» агрофирмасының башкаручы директоры (2005-2007)
- Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе (2007-2014)
Район башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 18.11.2014 - Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары
- 19.11.2014- Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы
- 16.12.2014 - Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе[1]
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гаиләле, ике бала үстерә.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның Сарман районында җитәкчелек алмашынды
- ТР эшчәнлек үзәге сайты
- Районда яңа җитәкче билгеләнде
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төркемнәр:
- 12 март көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарман районында туганнар
- Infobox person using numbered parameter
- Югары уку йортларын тәмамлаучылар
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның дәүләт гражданлык хезмәткәрләре
- Татарстанның I класслы дәүләт киңәшчеләре
- Район башлыклары