Фердинат Дәүләтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фердинат Дәүләтшин latin yazuında])
Фердинат Дәүләтшин
Туган 28 июнь 1960(1960-06-28) (63 яшь)
Базарлы Матак, Әлки районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт финанс-икътисад институты
Һөнәре район башлыгы

Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин (1960 елның 28 июне, Базарлы Матак, Әлки районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Чирмешән муниципаль районы башлыгы (2015 елдан). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фердинат Дәүләтшин 1960 елның 28 июнендә Татарстан АССРның Әлки районы Базарлы Матак авылында туа. 1981 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.

1983— 1988 елларда ВЛКСМның Әлки райкомының икенче, беренче секретаре. 1988 елдан Әлки районының «Хлебодаровский» совхозы директоры. 1997—1999 елларда Норлат районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. 1999 елдан Әлки районы хакимияте башлыгы булып эшли. 2000 елда икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2006 елдан «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2014 елда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары — Чирмешән районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[1]. 2015 елдан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе[2]. 2015 елның сентябрендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы итеп сайлана.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]