Камил Ногаев
Камил Ногаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Ногаев Камил Әсгать улы |
Туган | 2 декабрь 1956 (66 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Куйбышев районы (Татарстан), Иске Рәҗәп |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Камил Ногаев — Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары, Бердәм Россия Бөтенроссия сәяси партиясенең (Татарстан региональ бүлеге) әгъзасы. ТР Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ногаев Камил Әсгать улы 1956 елның 2 декабрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (1991 елдан Спас районы) Иске Рәҗәп авылында туган. 1978 елда «агрономия» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын, 1999 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.
Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1978-1980 елларда — Балык Бистәсе районының «Ленинская искра» совхозының баш агрономы.
- 1980-1982 елларда — Чапаев исемендәге колхозның баш агрономы.
- 1982-1985 елларда — КПССның Куйбышев райкомы авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.
- 1985-1988 елларда — «КИМ»нәсел заводы директоры.
- 1988-1995 елларда — РАПО рәисе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, администрация башлыгының беренче урынбасары.
- 1995-2005 елларда — ТР халык депутатларының Спас район Советы рәисе — район Хакимияте башлыгы.
- 2006 елдан 2019 елга кадәр — Татарстан Республикасының «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
- 2000-2004 елларда — икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.
- 2019 елның сентябреннән — алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины
- «Россия халыклары мирасына өлеш керткән өчен» медале (2002, 2004)
- «Бөтенроссия халык саны алуны үткәрүдәге казанышлар өчен» медале (2003)
- «Хезмәт ветераны» медале (2004)
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2006)
- "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлар өчен" медале(2006)
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014)
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале (2022) ― ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[1]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нугаев Камиль Асгатович — Татцентр.ру
- / Депутатлар корпусы 2021 елның 13 сентябрь көнендә архивланган.
Төркемнәр:
- 2 декабрь көнне туганнар
- 1956 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Спас районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Спас районының мактаулы гражданнары