Горбангулы Бәрдемөхәммәдов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Горбангулы Бәрдемөхәммәдов latin yazuında])
Горбангулы Бәрдемөхәммәдов
Төрекмәнстан парламенты Халык Мәсләхәте Рәисе
Вазыйфага керешкән
2021 елның 14 апреле
Президент үзе
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов
2нче Төрекмәнстан президенты
Вазыйфада
2007 елның 14 феврале – 2022 елның 19 марты
Аңа кадәр Сәфәрморат Ниязов,
үзе (в.б.)
Дәвамчысы Сәрдар Бәрдемөхәммәдов
Төрекмәнстан министрлар кабинеты рәисе урынбасары
Вазыйфада
2001–2007
Шәхси мәгълүмат
Туган 29 июнь 1957(1957-06-29) (66 яшь)
ССРБ Төрекмәнстан ССР
Сәяси фирка ТДФ (2006-2013)
фиркасез (2013 елдан)
Җефет Угылкирәк Бирдемөхәммәтева[d]
Әти Мәликколый Бирдемөхәммәтев[d]
Белем Төрекмәнстан дәүләт медицина институты

Горбангулы Бәрдемөхәммәдов, Горбангулы Мәликгулы улы Бәрдемөхәммәдов, төрекм. Gurbanguly Mälikgulyýewiç Berdimuhamedow (1957 елның 29 июне, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад өлкәсе) — Төрекмәнстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2007―2022 елларда Төрекмәнстан президенты. 2021 елның 14 апреленнән Төрекмәнстан парламентының Халык Мәсләхәте Рәисе. Икътисад фәннәре докторы (2010), медицина фәннәре докторы (2007), Төрекмәнстан ФА академигы (2009), Төрекмәнстан Кораллы көчләре генералы (2007). Төрекмәнстан Каһарманы (2011). Рәсми булмаган «Милләт лидеры», «Аркадаг» (Яклаучы) титуллары бар.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Горбангулы Бәрдемөхәммәдов

1957 елның 29 июнендә Төрекмәнстан ССР Ашхабад өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы гаиләсендә туган. 1979 елда Төрекмәнстан дәүләт медицина институтының стоматология факультетын, соңрак әлеге уку йортында (вариант: Мәскәүдә[1]) аспирантура тәмамлаган. Медицина фәннәре докторы (2007), профессор. Алман һәм рус телләрен камил белә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1980 елдан Төрекмәнстан ССР Ашхабад өлкәсе авыл амбулаторияләрендә табиб-стоматолог булып эшли башлый.
  • 1990-1995 елларда Төрекмәнстан дәүләт медицина институтында: ассистент, доцент, стоматология факультеты деканы.
  • 1995-1997 елларда Төрекмәнстан сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министрлыгының стоматология үзәге директоры.
  • 1997-2001 елларда Төрекмәнстан сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министры.
  • 2001-2007 елларда Төрекмәнстан министрлар кабинеты рәисенең (рәис — С. Ниязов) урынбасары.
  • 2006 елның 21 декабреннән 2007 елның 14 февраленә кадәр — Төрекмәнстан президенты в.б.
  • 2007―2022 елларда ― Төрекмәнстан президенты.
  • 2021 елның 14 апреленнән Төрекмәнстан парламентының Халык Мәсләхәте Рәисе.

Төрекмәнстан президенты сайлаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Бәрдемөхәммәдов (у) М. Шәймиев (с), мөфти Госман Исхакый (сулдан икенче) белән Кол Шәриф мәчетендә

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Огөлгерек Ата кызы Бәрдемөхәммәдова

  • улы Сәрдар (1981), кызлары Гөлҗаһан, Гөлшан[5]

Факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 20 июлендә төрекмән оппозициясе чыганаклары Г. М. Бәрдемөхәммәдовның вафат булуын хәбәр итте. Әмма бу мәгълүмат рәсми рәвештә расланмый һәм кире кагылмый[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]