Нурсолтан Назарбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурсолтан Назарбаев latin yazuında])
Нурсолтан Назарбаев
Казакъстан Куркынычсызлык Шурасы рәисе
Вазыйфада
10 декабрь 1991 – 5 гыйнвар 2022
Аңа кадәр үзе
Дәвамчысы Касыйм-Юмарт Тукаев
1 нче Казакъстан президенты
Вазыйфада
10 декабрь 1991 – 19 март 2019
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Дәвамчысы Касыйм-Юмарт Тукаев
1 нче Казакъ ССР президенты
Вазыйфада
24 апрель 1989 – 28 август 1991
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Дәвамчысы үзе, КР президенты сыйфатында
12 нче Казакъ ССР Коммунистик фиркасенең ҮК беренче сәркатибе
Вазыйфада
22 июнь 1989 – 28 август 1991
Аңа кадәр Геннадий Колбин
Дәвамчысы вазифа юкка чыгарылган
Туган 6 июль 1940(1940-07-06) (83 яшь)
Чемолган авылы, Каскелен районы, Алма-Ата өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ
Җефет Сара Назарбаева

Нурсолтан Әбиш улы Назарбай (каз. Нұрсұлтан Әбішұлы Назарбаев; 1940 елның 6 июлендә туды) — Казакъ ССРның беренче һәм бердәнбер президенты (1990—1991), Казакстан Җөмһүриятенең беренче президенты. 19841989 елларда Казакъ ССРы Министрлар Советы рәисе, 19891991 елларда Казакъстан коммунистик партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре.

«Илбашы» (милләт җитәкчесе, каз. елбасы) титулын йөртә.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурсолтан Әбиш улы Назарбаев Казакъ ССРның Алматы өлкәсе Каскелен районының Чемолган авылында крестьян гаиләсендә туган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елда Тимертау шәһәрендә төзелеш идәрәләрнең берсндә төрле эшне эшләүче булып урнашкан. Шул ук елда металлургик белгечлекләрне үзләштерү максаты белән Нурсолтан Украиндагы Днепродзержинск шәһәренә укырга җибәрелгән. 1960 елда ул Казакъстанга кайта һәм 1960—69 елларда Караганда металлургик комбинатында эшләгән. 1967 елда ул завод карамагандыгы югары техник уку йортын тәмамлый һәм инженер-металлург квалификациясен ала.

Сәяси карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елда Назарбаев КПССның Тимертау шәһәр комитетының сәнәгый бүлеге башында торган, бераз соңрак — комсомолның Тимертау шәһәре комитеты сәркатибе, 1971 елда шул ук шәһәре комитетының икенче сәркатибе булган.

1973 елда — Караганда металлургик комбинатының фирка комитетының сәркатибе, 1976 елда КПСС ҮК карамагындагы Югары фирка мәктәбен читтән торып тәмамлый. 1977—1979 елларда КПССның Караганда өлкә комитетының сәркатибе, соңрак икенче сәркатибе булып эшләгән.

1979 елда Назарбаевны Казакъ ССР-ы коммунистик фиркасенең үзәк комитеты сәркатибе, ә 1984 елда Казакъ ССРның министрлар шурасы рәисе вазифаларына билгеләнә. 1979—1989 елларда ССРБ Югары Шурасында Төньяк Казакъстан өлкәсеннән 10 һәм 11 чакырылышлары депутаты.[1]

1989—1992 елның гыйнварына кадәр — ССРБ халык депутаты, берүк вакытта — Казакъстан коммунистик фиркасенең ҮК-ның бенрче сәркатибе (1989—1991), КПСС ҮК Сәяси бүросы әгъзасы (1990—1991), Казакъ ССР Югары Шурасы рәисе (1990).

Казакъстан президенты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда Назарбаев азакъстан президентының беренче сайлауларында җиңә, аның өчен сайлаучыларның 98,7 проценты тавыш биргән. 1995 елда бөтенхалык референдумы нәтиҗәсендә аның вәкаләтләр 2000 елга кадәр озайтылган.

1997 елда Назарбаев Казакъстан башкаланы Алматыдан Акмолага (Астанага) күчерелгән.

Назарбаев заманында Казакъстан берничә хәрби-сәяси блокларга кергән: Коллектив иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ, 1992), Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы (1992), Урта Азия икътисади берләшмәсе (1994), "Шанхай бишлеге" (1995, 2001 елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы), Евразия икътисади берләшмәсе (2000) һ.б.

2022 елның 5 гыйнварында илдәге массакүләм протестлар фонында Нурсолтан Назарбаев Казакъстан Куркынычсызлык Советы Рәисе вазифасыннан азат ителә (бу вазифаны Тукаев биләячәк [2]). Ягулыкка (сыек газ) бәяләр арту белән бәйле демонстрацияләр тиздән бөтен ил буенча сәяси таләпләр (шул исәптән Назарбаевны эшеннән алу таләбе, чөнки ул һаман да Казакъстан белән җитәкчелек итүне дәвам итә, дип санала) куелган протестларга әверелә [3]. Казакъстанның кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары Назарбаевның илдән китүен хәбәр итә [4].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнисе Әлҗан, Җамбыл өлкәсе Кордай районы Касык авылы мулласы кызы. Сөргенгә сөрелгән әтисе белән Өчкоңырга килә, шунда булачак ире Абиш Назарбаевны очрата. Касык авылы атамасы 2017 елда Әлҗан ана(рус.) (каз. Әлжан ана) исеменә алыштырылган.

  • Бертуганнары Сатыбалды, Булат. Туганнан туган энеләре — Кайрат Сатыбалдыулы (1970), Самат Абиш (1978).
Хатыннары

Беренче (рәсми) хатыны Сара Алпыс кызы Назарбаева (Сара Алпысқызы Қонақай[5], 1941). 1962 елда өйләнешкәннәр. Өч кызлары туган:

  • олы кызы Дәрига (1963), сәясәт фәннәре докторы. 2019 елда Касыйм-Юмарт Тукаев урынына Казакъстан парламенты сенаты спикеры итеп сайланган. Олигарх һәм сәясәтче Рахат Алиевта кияүдә булган.
    • оныклары өчәү: Нурали Рахат улы (1985), хатыны — Берик Имашев кызы, дүрт балалары бар; Айсолтан Рахат улы (1990), хатыны Алима Боронбаева, бер кызлары бар; Венера Рахат кызы (2000), ире Дален Чайжунусов.
      • оныкчыклары Алан Нурали улы, Әнвәр Нурали улы, Лаура Нурали кызы, Амира Нурали кызы.
  • уртанчы кызы Динара (1967), сәнгать фәннәре докторы. Ире Тимур Кулибаев, КР «Атамекен» эшмәкәрләр палатасы рәисе, Forbes журналы фаразы буенча, дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә тора.
    • оныгы Алтай Тимур улы, Дениза Тимур кызы (2004), Алиша Тимур кызы (2010).
  • кече кызы Алия (1980), продюсер, КР Дәүләт премиясе лауреаты. Беренче ире — Айдар Әсгар улы Акаев. Икенче ире — футболчы, бизнесмен Данияр Хасенов. Өченче ире — «Казтрансойл» хуҗасы Димаш Досанов.
    • оныклары Тиара Данияр кызы (2007), Алсара Данияр кызы (2011), Алдияр Димаш улы (2016), Айлана Димаш кызы (2018)[6][7].

Икенче (рәсми булмаган) хатыны Гөлнара Ракишева, стюардесса[5].

  • Нурсолтан Назарбаевтан ике кызы бар. Лондонда яшиләр.

Өченче (никахлы) хатыны Асель Исабаева (Асель Тлектес кызы Курманбаева), «Мисс Казахстан» ― 1999, бизнесвумен. Никахлашу вакытында Назарбаевка 65 яшь, Асель Исабаевага 25 яшь була[5] .

  • уллары Тауман (2005 елда туган), Байкен (2008 елда туган).

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 елның июлендә Казанның Вахит районында урнашкан Эсперанто урамына кануннар бозулар белән Назарбаев исеме бирелде[8][9], ләкин Казанның уставы буенча исән булучы шәхес исемен урамга йөртергә ярамый, моннан тыш шәһәр думасы рәсми карарны кабул итмәде, җәнҗал киңәя бара [10] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]