Рәүфәл Мөхәммәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәүфәл Мөхәммәтҗанов latin yazuında])
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов
Туган телдә исем Рәүфәл Сабир улы Мөхәммәтҗанов
Туган 10 ноябрь 1949(1949-11-10) (74 яшь)
Казан
Яшәгән урын Фрунзе урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре инженер-механик, театр директоры
Эш бирүче Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Җефет Татьяна Петровна (1950), инженер-химик
Балалар Сәйран (1974), судья
Зарема (1979), эшмәкәр
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыДуслык ордены
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
РФ атказанган мәдәният хезмәткәрләре
РФ атказанган мәдәният хезмәткәрләре

 Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Викиҗыентыкта

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Рәүфәл (Рәүф[2]) Сабир улы Мөхәммәтҗанов, рус. Мухаметзянов Рауфаль Сабирович (10.11.1949) — Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының директоры (1981 елдан). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2002). Тукай премиясе лауреаты (2015). РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 10 ноябрендә Казанда туган. Казанда музыка мәктәбен (1965), «инженер -механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын (КХТИ) тәмамлаган (1974).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елда, Россиядә беренчеләрдән булып, театрда аерым опера һәм балет сәнгате җитәкчеләре вазифаларын кертә.

Театр контракт системасы буенча эшләүгә күчә. Репертуар иң яхшы Европа, классик рус опера һәм балетларыннан төзелә. Театрның халыкара фестивальләрендә Россия һәм чит ил опера йолдызларының чыгышлары арта.

1982 елда халыкара Ф.И. Шаляпин исемендәге опера фестивален оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Бөтенрусия статусы белән туган фестиваль 1991 елдан халыкара дип атала башлый.

1987 елда Р. Нуриев исемендәге классик балет фестивален оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Баштарак Бөтенрусия фестивале буларак башланып, 1993 елда халыкара статусын ала, 1993 елда Рудольф Нуриевның үз ризалыгы белән, аның исемен йөртә башлый.

2000 елдан бирле Р. Мөхәммәтҗанов чит ил продюсерлары белән элемтәләр булдыра, театр ел саен Көнбатыш Европа буйлап (Һолландия, Бельгия, Алмания, Швейцария, Франция, Бөекбритания, Люксембург, Дания, Испания, Португалия һ. б.) чыгышлар оештыра, чит ил тамашачысына елга 120 опера һәм балет спектакле күрсәтелә[3].

Театр сезонга 100 мең тамашачыга хезмәт күрсәтеп, 54 млн сум табыш ала (2013)[4].

2005 елда «Чикләвек ватучы» (Щелкунчик) балеты иң яхшы сәхнә куелышы буенча Һолландияның AVR02 телевизион каналының Гран-приена ия була.

Татар репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр татар композиторларының әсәрләрен сирәк куя. Чит ил сәхнә йолдызларын чакырып та, татар җырчыларын спектакльләрдә катнаштырмавы тәнкыйтьләнә[5].

1991 елдан башлап театрдагы бөтен спектакльләр үз телендә башкарыла.

20002005 елларда театр бинасына реконструкция ясала.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019)