Айвар Саттаров
Айвар Саттаров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Айвар Гомәр улы Саттаров |
Туган | 5 май 1956 (68 яшь) ССРБ, РСФСР, Төмән өлкәсе, Тубыл |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү мигъмарият институты[d], Сапиенца Рим үнивирситите[d] һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Һөнәре | архитектор |
Эш бирүче | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Җефет | Рашидә |
Балалар | кызы Регина (21.05.1987) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | мигъмарият нәмзәте[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
Айвар Саттаров, Айвар Гомәр улы Саттаров (1956 елның 5 мае, ССРБ, РСФСР, Төмән өлкәсе, Тубыл) — архитектор, архитектура кандидаты, Татарстанның атказанган архитекторы (2006), Тукай бүләге иясе (2012). ССРБ Архитекторлар (1989), Татарстан рәссамнар (2000) берлекләре әгъзасы. Аның проекты нигезендә 13 мәчет салынган. Иң билгелеләре – Казанда "Кол Шәриф", "Ярдәм", Әхмәтзәки,"Иман Нуры", Татарстанда Шингәльче,Шәпше,Югары Корса авыллары мәчетләре, Башкортстанда "Суфия(Кантүк)"мәчете, Казакъстанның Актүбә каласында "Нур гасыр" мәчете ("Кол Шәриф" мәчетенең беренче варианты нигезендә төзелгән), Үзәк мәчет. 2013 елда Гадел мәчетенең киңәйтү проектын ясый.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 5 маенда Тубылда галим Гомәр Саттаров гаиләсендә туган. 1973—1975 елларда — Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультеты студенты. 1975 елда укудагы зур уңышлары өчен МАРХИга күчерелә. 1979 елда «Архитектура» белгечлеге буенча Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлый. 1985 елда архитектура кандидатының гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1979—1982 елларда — Казан инженер-төзелеш институтының архитектура проектлаштыру кафедрасы ассистенты.
- 1982—1985 елларда — МАРХИның торак һәм иҗтимагый биналар кафедрасы аспиранты.
- 1985—1990 елларда — Казан төзелеш институтының архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы ассистенты, 1990-1991 елларда Италияда Рим шәһәрендә "La Sapienza" университетында стажировка үтә,1991—2000 елларда — архитектура теориясе, тарих һәм милли проблемалар кафедрасы доценты, 2000—2005 елларда кафедра мөдире, 2005—2010 елларда — архитектура мирасын реставрацияләү һәм реконструкцияләү кафедрасы мөдире.
- 1996 елдан — «Кол Шәриф» архитектура проект бюросы директоры.
- 2008 елда ачылган Суфия мәчетенең баш архитекторы
Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстанның заманча архитектурасының милли үзенчәлеге һәм мәдәни-дини корылмалар. 50 дән артык фәнни мәкалә авторы[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2006 — Колшәриф мәчетен проектлауда һәм төзүдә зур өлеш керткән өчен Татарстанның атказанган архитекторы исеме бирелә.
- 2008 — Казакъстанның «Достық» (Дуслык) ордены — Нургасыр мәчете проекты өчен.
- 2012 — Кол Шәриф мәчетенең архитекторлар төркеме белән бергә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия була.
- 2017 елда Казандагы Айвар Саттаров проекты белән ясалган "Ярдәм" мәчете комплексына мигьмари шәһәр бәйгесендә (2011-2016 еллар арасындагы) иң якшы архитектура бинасы дигән бәя бирәлә.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Айвар Саттаров: "Төп хыялым — татар архитектурасына нигезләнгән заманча мәчет булдыру". Марат Гарипов. Азатлык Радиосы. 4 июль 2019
- Саттаров Айвар Гумарович. ayaris.ru(рус.)https://ru.m.wikipedia.org/wiki/
%D0%A1%D1%83%D1%84%D0%B8%D1%8F_(%D0%BC%D0%B5%D1%87%D0%B5%D1%82%D1%8C)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Саттаров Айвар Гумарович. Сайт КГАСУ(рус.)
2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |