Эчтәлеккә күчү

Клара Булатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Клара Булатова latin yazuında])
Клара Булатова
Туган телдә исем Клара Гариф кызы Булатова
Туган 18 март 1936(1936-03-18) (89 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Татар Карамалысы
Үлгән 29 апрель 2025(2025-04-29) (89 яшь)
РФ, ТР, Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты[1]
Һөнәре укытучы, шагыйрә
Җефет Нәфис
Балалар улы Марс
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2015)
Рафаил Төхфәтуллин премиясе(1994)
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007)
Татарстанның халык язучысы (2019)
Сарман районының мактаулы гражданы (2021).

Клара Булатова, Клара Гариф кызы Булатова (1936 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Татар Карамалысы2025 елның 29 апреле, РФ, ТР, Әлмәт) – татар шагыйре. Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015). Татарстанның халык язучысы (2019). Сарман районының мактаулы гражданы (2021). 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Әлмәт районы Нәдер авылында яшәп иҗат иткән.

1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган.

Түбән Ләшәү (Сарман районы), Колшəрип, Яңа Кәшер (икесе дә Әлмәт районы), Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән.

Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, «Нур» телекомпаниясендә эшләгән.

2025 елның 29 апрелендә вафат[2].

1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.

1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. "Мәйдан" журналының К. Булатовага багышланган махсус саны.
  2. Сарман районы энциклопедиясе, Яр Чаллы, 2000, 32 бит.