Идрис Газиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Идрис Газиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Идрис Мөдәрис улы Газиев

Туу көне

21 апрель 1960(1960-04-21) (57 яшь)

Туу урыны

Авыргазы районы, Корманай авылы

Эшчәнлек еллары

Һөнәрләр

җырчы

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2005)
Г. Ибраһимов премиясеСалават Юлаев премиясе

Газиев Идрис Мөдәрис улы – танылган татар җырчысы, халыкара бәйгеләр лауреаты, Русиянең атказанган (1999), Башкортстан (1993) һәм Татарстан (2002) Республикасының халык артисты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идрис Мөдәрис улы Газиев Башкортстанның Авыргазы районында, Корманай авылында туа. Уфаның сәнгать училищесында профессор М. Мортазина сыйныфында укый. 1980 елда Әлмөхәммәтов исемендәге республика бәйгесендә беренче лауреат исеменә лаек була.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елдан Башкортстан филармониясе солисты. Репертуарында төрле стильдәге, жанрдагы һәм юнәлештәге татар, башкорт, рус халык көйләре, дөнья халыклары җырлары, Русия композиторлары, рус һәм чит ил классиклары әсәрләре бар. Алар арасында башкорт («Эскадрон», «Урал», «Зөлхиҗә», «Азамат») һәм татар («Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман», «Хәмдия») халык җырлары; башкорт һәм татар композиторларының вокаль әсәрләре; Г.Ф. Гендель, Д. Каччини, А. Страделла, Ф. Шуберт, М. Глинка, С. Рахманинов, Р. Шуманның камера-вокаль әсәрләре. Киң масштаблы вокаль-симфоник әсәрләрдә («Тукай ритмында», А. Монасыйпов музыкаль, М. Әхмәтовның 3 нче һәм 4 нче симфониясе), Р. Абязовның «Җырга әверелгән...» (С. Сәйдәшевнең 100 еллыгына багышланган) вокаль триптихында һ.б. соло партияләрен башкара; Уфа рәссамнары төркеме белән берлектә «Чыңгыз хан» һәм «Мирас» галереясының музыкаль-сәнгать проектларын әзерли. Газиев радио һәм телевидениедән «Могҗиза», «Ак чишмә» һ.б. соло программалары белән чыгышлар ясый, башкорт һәм татар эстрада йолдызларының концерт программаларын сәхнәгә куя, актив гастроль эшчәнлеге (Германия, Нидерланд, Италия, Финляндия, Швеция, Төркия) алып бара.

«Музыкаль театр режиссёры» белгечлеге буенча Русия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институтын (1996) тәмамлый.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының Г. Сәләм премиясе, (1990) С. Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге(1998), халыкара һәм бөтенрусия, шул исәптән ССРБ эстрада җыры бәйгесе башкаручыларның «Сочи-84» лауреаты, «Татар җыры-89» бөтенсоюз (1нче бүләк), вокалистларның Швециядәге халыкара конкурслары (1998).

Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының халык артисты (1993, 2002), Русия Федерациясенең атказанган артисты (1998). Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2005) лауреаты.

БР Авыргазы районы хакимияте Г. Ибраһимов премиясе белән бүләкли.[1]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]