Ибраһим Гафуров (1910)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Гафуров (1910) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ибраһим Гафуров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ибраһим Насыйр улы Гафуров

Туу датасы:

25 декабрь 1910(1910-12-25)

Туу җире:

РИ, Казан губернасы, Казан

Үлем датасы:

24 апрель 1972(1972-04-24) (61 яшь)

Үлем җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ

Активлык еллары:

1934 – 1970

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР халык артисты «Хөрмәт Билгесе» ордены

Бу Камал театры актеры турында мәкалә, үзбәк язучысы турында биредән укыгыз

Ибраһим Гафуров, Ибраһим Насыйр улы Гафуров (1910 елның 25 декабре, РИ, Казан губернасы, Казан1972 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Камал театры артисты (1937 елдан), лирик-драматик пландагы драма актеры, Татарстан АССР атказанган (1957) һәм халык (1970) артисты. Тамашачы күңелендә Ә. Фәйзинең «Тукай» пьесасы (1938) буенча куелган спектакльдә Тукай образын тудыруы белән урын алган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елның 25 декабрендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгатьләр техникумының театр бүлеген тәмамлаган (1934). 1934—1937 елларда Казанның Эшче театрында хезмәт иткән. 1937 елда Татар академия театры труппасына чакырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында театр-концерт бригадалары белән Төньяк-Көнбатыш фронтта була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934—1937 елларда агитацион театр булып исәпләнүче Татар эшче театрында уйнаганда импровизацияләү осталыгына, тамашачы белән иркен элемтә урнаштырырга, образ тудырганда сурәтләү чараларын оста файдаланырга өйрәнә[1].

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле характердагы тормышчан образлар иҗат итә торган лирик-драмтик пландагы, романтик төсмерләр чит булмаган артист. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин комедияләрендә уйнаганда актёр төрле пландагы сәләтен, йомшак комизмнан үткен сатирага күчә алу мөмкинлеген күрсәтә.

  • Шәкерт — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
  • Хәмит — «Беренче чәчәкләр» Кәрим Тинчурин
  • Нургали — «Таң атканда» Шамил Шаһгали
  • Әпсәләм — «Каюм Насыйри» Мөхәммәт Гали, Хөсәен Уразиков
  • Әхмәт — «Тапкыр егет» Дәрҗия Аппакова
  • Максимов — «Диңгездәгеләр өчен» (За тех, кто в море) Борис Лавренев
  • Эрик — «Ул килде» Дж. Пристли
  • Сильвио — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» Клод Гольдони
  • Гуслин — «Ярлылык гаеп түгел» (Бедность не порок) Александр Островский
  • Дергачев — «Соңгы корбан» (Последняя жертва) Александр Островский
  • Сәхәп — «Рәйхан» Нәкый Исәнбәт
  • Тугыш — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
  • Хәммәт — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
  • Фәтхулла — «Фәтхулла хәзрәт» Фатих Әмирхан
  • Лотфи — «Гөлҗәннәтнең җәннәте» Юныс Әминов һ. б.


Тукай образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда Камал театры сәхнәсендә Ә. Фәйзинең «Тукай» пьесасы (1938) буенча куелган спектакльдә (режиссер Ширияздан Сарымсаков) Тукай образын беренче булып башкара. Халык шагыйренең романтик образын тудыра, аның халык белән табигый бәйләнешен ачып бирә.

Татар халкының Тукай кебек бөек улы образын иҗат итү авыр, шуңа күрә Тукай образы татар милли театр сәнгатенең җитди казанышларыннан санала. Тарихи-биографик жанрга караган спектакль үзәгендәге шагыйрь образын режиссер Ширияздан Сарымсаков һәм башкаручы үсеш-үзгәрештә күрсәтергә тырыша. Тукай-Гафуров тамашаның һәр күренешендә яңа яклары, холкы-сыйфаты белән ачыла бара. Мәсәлән, Җаектагы типография күренешендә Тукай инде тормышта үз урынын тапкан, үз бәясен белгән, үз-үзенә ышанган туры сүзле көрәшче булса, Казанга килүенең беренче сәгатьләрендә бераз югалып калган, үзенең провинциальлегеннән ояла торган, тартынучан егет итеп бирелә.

Репетициядән соң автор Әхмәт Фәйзи актерга Тукай образына хас булган контраст моментларны биреп җиткермәвен әйтә, Тукайның нечкә күңелле шагыйрь икәнлеген онытмаска киңәш бирә.

Театр тәнкыйтьчеләре И. Гафуров тудырган шагыйрь образын югары бәяли, аның яшьлеген, җитезлеген, гадилеген ассызыклый [2].

1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә катнашып, У. Шекспирның «Король Лир» трагедиясендәге Шамакай (Шут) ролен башкара.

« [«Король Лир» трагедиясендә Шамакай (Шут) ролен башкарган] актёр [Ибраһим Гафуров] ...явызлык һәм комсызлыкның дошманы булган кешенең дәртле йөрәгендә, кайнар, кыю акылында ачу кабынуын бирә алды
«Советская культура» газетасы, 1957
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Д. Ә. Гыймранова. Ибраһим Насыйр улы Гафуров. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  2. Гали Арсланов. Тукай энциклопедиясе. Ибраһим Гафуров. «Безнең мирас», 2014 ел, июнь, 73нче бит