Әнәс Галиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Галиуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әнәс Галиуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин

Туу датасы:

14 декабрь 1940(1940-12-14)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Чуаш Кичүе

Үлем датасы:

9 март 2018(2018-03-09) (77 яшь)

Үлем җире:

РФ, ТР, Казан

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Активлык еллары:

1962 – 2019

Бүләк һәм премияләр:

ТР халык артисты

Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин (1940 елның 14 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Чуаш Кичүе2018 елның 9 марты, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның халык артисты. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 55 елдан артык иҗат иткән, 100 дән артык роль башкарган. Озак еллар театрның профком рәисе булып эшләгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туган. 1962 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла. 1976 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнәс Галиуллин Ә.Мирзаһитовның «Әнкәемнең ак чәчләре» спектаклендә Йолдыз, Т.Миңнуллиның «Нигез ташлары»нда Хәлил, шулай ук Г.Мдиваниның «Терезаның туган көне»ндә Антонио, С.Алешинның «Палата»сында Миша кебек рольләре белән халыкка таныла. Яшь артист, театр сәнгате өлкәсендә белемен тагын да камилләштерү максатыннан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый.

Әнәс Галиуллин һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Театрда 55 елдан артык хезмәт итү дәверендә ул Юджин О’Нилның «Богауланган мәхәббәт» спектаклендә Симеон, М.Шамхаловның музыкаль «Кайнана»сында Аяз, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Фәрит, Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары»нда Хәлил, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында Ахун, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендә Маклер, К.Тинчуринның «Американ»ында Шәех морза, «Сүнгән йолдызлар»ында Саттар, Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»енда Саттар, Н.Хисамовның «Йосыф-Зөләйха»сында Кыйтфир, Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»ында Сафуан, Н.Нестерованың «Әллә язмыш, әллә ялгыш… »ында министр урынбасары һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган бик күп образлар тудырды. Күренекле артист аларның һәркайсын зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.

2018 елның 9 мартында Казанда вафат була[1]. 2018 елның 12 мартында Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнгән.

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йолдыз — «Әнкәемнең ак чәчләре» Ә. Мирзаһитов
  • Хәлил — «Нигез ташлары» Т. Миңнуллин
  • Антонио — «Терезаның туган көне» Г. Мдивани
  • Миша — «Палата» С. Алешин
  • Симеон — «Богауланган мәхәббәт» Ю. О’Нил
  • Аяз — «Кайнана» М. Шамхалов
  • Фәрит — «Тол хатыннар көймәсе» И. Грекова
  • Ахун — «Хуҗа Насретдин» Н. Исәнбәт
  • Маклер — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал
  • Шәех — «Американ» К. Тинчурин
  • Саттар — «Сүнгән йолдызлар» К. Тинчурин
  • Саттар — «Гайфи бабай, өйлән давай!» Г. Зәйнашева
  • Кыйтфир «Йосыф-Зөләйха» Н. Хисамов
  • Сафуан «Бер тамчы ярату» Н. Гыйматдинова һ. б.

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолдызлар шаһит: [Повесть. С. Хәким кереш сүзе белән].—Казан: Тат.кит.нәшр., 1968.— 195 б. 15000. Рец.: Гыйззәтуллин Н. Солдат язмышы.—Соц. Татарстан, 1968, 15 окт.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]