Альбина Шаһиморатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альбина Шаһиморатова latin yazuında])
Альбина Шаһиморатова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова

Туу көне

17 октябрь 1979(1979-10-17) (44 яшь)

Туу урыны

Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе

Эшчәнлек еллары

2004 - х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

сопрано

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

опера, классика

Псевдонимнар

«Бриллиант колоратура»[1]

Коллективлар

К. С. Станиславский һәм В. И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры
Мәскәүнең Зур театры

Хезмәттәшлек

Houston Grand-Opera (АКШ)

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2011)
Татарстанның халык артисты - 2009РФ атказанган артисты - 2017«Алтын битлек» премиясе - 2012Casta diva премиясе - 2011

albinashagimuratova.com

Альбина Шаһиморатова (Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова) — опера җырчысы (сопрано), РФ атказанган (2017) һәм Татарстанның халык (2009) артисты , Тукай бүләге иясе (2011).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елның 17 октябрендә Ташкәнттә туган. 1994 елдан Казанда. П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (2004) һәм аспирантурасын (2007) тәмамлый.

2004 - 2006 елларда К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры солисты. 2 ел эчендә 27 спектакльдә катнаша, АКШка гастрольгә бара.

Европада, АКШта, Россиядә опера театрларының репертуарыннан иң авыр партияләрне башкара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан музыка училищесын «Хор дирижёры» белгечлеге буенча тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең дирижёр-хор факультетына керә. Зилә Сөнгатуллина сыйныфында вокал белән дә шөгыльләнә.3 курсны тәмамлагач, Мәскәү консерваториясенә Россиянең халык артисты Г.А. Писаренко сыйныфына күчә. Үзбелемен күтәрү максатында, Анна Маргулис, Рената Скотто, Роберт Коварт, Дмитрий Вдовин кебек опера йолдызларыннан өстәмә дәресләр дә ала[2].

Houston Grand-Opera (АКШ) белән ике еллык контракт төзи һәм аның сәхнәсендә Төн патшабикәсе (Моцарт “Тылсымлы флейта”), Мюзетта (Пуччини “Боһема”), Лючия (Доницетти “Лючия де Ламмермур”), Джильда (Верди “Риголетто”) партияләрен башкара.

“Мюзетта ролендә Шаһиморатова зур актёрлык осталыгын күрсәтә алды. Ә аның тавышы - җиңел, лирик сопрано – нәкъ җилбәзәк Мюзетта тавышына тәңгәл килеп тора” (ConcertoNet.com, апрель 2008)

Ф.И. Шаляпин исемендәге XXIV Халыкара опера фестивале кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Төн патшабикәсе (Моцарт “Тылсымлы флейта”) партиясен сокландыргыч башкара. 2008 елда Зальцбург фестивалендә Риккардо Мути җитәкчелегендәге Вена симфоник оркестрына кушылып җырлый. Шул ук партия Берлинда Алман операсында, LosAngelesOpera (Лос-Анжелес), Метрополитан Опера (Нью-Йорк), Кавент Гарден (Лондон), Ла Скала (Милан, Италия) сәхнәсендә дә зур уңыш казана[3]. Аның гастрольләр графигы берничә елга төзелеп куелган. Атаклы дирижёрлар Р. Мути, Джеймс Конлон, Патрик Симмерс, Петер Шнайдер, Адам Фишер, Владимир Спиваков белән хезмәттәшлек итә[4].

2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Резеда Ахиярованың «Шагыйрьнең мәхәббәте» операсында Зәйтүнә партиясен башкарды.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2017 «Анна Каренина» (режиссер Карен Шахназаров, «Мосфильм») — җырчы (колоратур сопрано) Аделина Патти роле[5]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире, психиатр.
кызы Аделина (2014 елда туган).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халыкара конкурслар лауреаты:
М.И. Глинка исемендәге (Чиләбе, 2005, I премия)
Франсиско Виньяс исемендәге (Барселона, Испания, 2005, III премия)[6]
П.И. Чайковский исемендәге (Мәскәү, 2007, 1 премия һәм алтын медаль)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2008 елда Зальцбург фестивалендә Австрия музыкантлары атый
  2. Peoples.ru сайты
  3. Зур театр сайты
  4. Бельканто.ру сайты
  5. kino-teatr.ru сайты
  6. Мария театры сайты
  7. М. Җәлил театры сайты, archived from the original on 2016-05-31, retrieved 2017-01-03 
  8. Татарам.ру сайты
  9. «Сөембикә» журналы, 2017 ел, 7нче (июль) саны, 15нче бит.
  10. Гөлүзә Ибраһимова. «Сөембикә» журналына 110 ел: «3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән». Интертат, 25.04.2023

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Невское время, 6 октябрь, 2010 ел.
  2. «Культура» газетасы, 18-24 март, 2010 ел.
  3. Джон фон Рейн. Мировая слава Альбины. «Chicago Tribune» (Чикаго Трибьюн), июль, 2017 ел.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]