Рәшит Ваһапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Рәшит Ваһапов
Wahapov.jpg
Туган телдә исем Рәшит Габделваһап улы Ваһапов
Туган 7 май 1908(1908-05-07)
Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы Актук авылы
Үлгән 14 декабрь 1962(1962-12-14) (54 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге
Һөнәре җырчы (тенор)
Ата-ана
  • Габделваһап Хәйретдинов (әти)
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССР халык артисты (1957)

Рәшит Ваһап улы Ваһапов — бөек татар җырчысы, ТАССР халык артисты, 19411962 елларда Татар филармониясе солисты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук (халык телендә — Яңапар) авылында 3нче мәчет имамы Ваһап мулла Хәйретдинов (1870–1937) гаиләсендә туган. Сталин репрессияләре барышында Хайретдинов кулга алына һәм «халык дошманы» буларак 1937 елның июлендә үтерелә.[1]

Рәшит Ваһапов башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала.

19201926 елларда Түбән Новгород татар педагогика техникумында читтән торып укый.

19261928 елларда Петрякс, аннан соң Пецә, Рбишча, Актук, Кызылъяр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була.

19361939 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә укый.

19381940 елларда Мәскәүнең Татар мәдәнияте йортында (элекке Әсәдуллаев йорты) актер булып эшли. 1941 елның көзендә Мәскәүдә узасы Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатында, композитор Александр Ключарев башлангычы белән ул Казанга чакыртыла.

1941 елның 27 маеннан Ваһапов Татар дәүләт филармониясе солисты. Сугыш башланган көннәрдә Р. Ваһапов музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Сәлахова һәм биюче кыз Х. Муллахмәтовадан торган төркем белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыга.

Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында (Казан).[2]

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәнгатенә ия була. Аның башкаруында татар җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи җырлары популярлык казана. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССРның барлык республикаларында диярлек була.[3]

Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», ә 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Аның турыда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Рашид Вагапов – татарский соловей» (12 мин., төсле, 2007 ел).

Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ваһапов фестивале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елдан башлап елда Рәшит Ваһапов истәлегенә Татар җырының халыкара фестивале үткәрелә (оештыручысы - Рифат Фәттахов).

Уразавылда куелган бюст. 2016

Һәйкәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 16 июлендә туган ягы — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда һәйкәл ачылды.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]