Рәшит Мостафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Мостафин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәшит Мостафин
Р.Ш.Мостафин.jpg
Туган телдә исем Рәшит Шәкүр улы Мостафин
Туган 6 гыйнвар 1946(1946-01-06) (72 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре баянчы, дирижер
Җефет Елена Николаевна (1963), концертмейстер
Балалар улы Искәндәр (1970),
кызлары Ләйсән (1973),
Гадилә (1995),
Айсылу (2005)
Ата-ана
  • Шәкүр Мансур улы Хуҗабаев (әти)
  • Бәдерниса Мостафина (1910) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССР халык артисты
Сайт http://ыwww.tatans.com

Рәшит Мостафин, Рәшит Шәкүр улы Мостафин, рус. Мустафин Рашид Шакурович (06.01.1946) — музыкант (баянчы), дирижер, композитор, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры җитәкчесе. ТАССР халык артисты (1986).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 6 гыйнварында Казанда туган. Балачагы әнисенең туган ягы Балтач районы Сасна авылында уза. Әтисе — сәяси золым корбаны. Әнисе — Сасна авылының беренче тракторчы хатын-кызы, соңрак Казанда газосварщик, паровоз машинисты.

«Баян» классы буенча Казанда музыка мәктәбен (педагог Миңҗамал Мазунова), Ижау музыка укуханәсен (1964), Казан дәүләт мәдәният институтын[1] (1977) тәмамлаган. 1960-1961 елларда Казан музыка укуханәсендә укыган, ләкин «сәләтсез» дигән сылтау белән әлеге уку йортыннан чыгарыла.
Удмуртия башкаласында музыка укуханәсен тәмамлап, Казанга кайта, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә Марс Макаров, Нәсих Вилданов, Илдар Җаббаровлар янына дүртенче баянчы булып урнаша.

ДОСААФның Казан аэроклубында очучылык һөнәрен үзләштереп, Красноярск крае Ейск каласында хәрби хезмәтен үти.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

40 тан артык композиция буенча әсәре басылган. Аранжировкалау остасы. Күп санлы җырларның көй авторы. Татар көйләрен, башка халыкларның (чирмеш, башкорт, чуаш, азәрбайҗан, үзбәк, каракалпак, кыргыз, казакъ һ.б.) музыкасын әлеге милләтнең үз уен коралында башкарырга сәләтле оркестр барлыкка китерде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1986 ТАССР халык артисты
  • Башкаручыларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты
  • Халыкара конкурслар лауреаты

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 14 төрле уен коралында уйный белә.
  • Музыка уен кораллары (бигрәк тә аккордеон, гармун, баян) туплау һәм реставрацияләү белән мавыга.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кирам Сатиев, Филүсә Арслан. Гармунчылар патшасы. «Мәдәни җомга», 2016 ел, 29 гыйнвар, № 3.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]