Әлфия Галимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфия Галимова latin yazuında])
Әлфия Галимова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Әлфия Әхәт кызы Галимова

Туу көне

30 май 1922(1922-05-30)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Үлү көне

25 март 2015(2015-03-25) (92 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1950-1986

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

сопрано

Жанрлар

классика

Коллективлар

ТДОһБТ
Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Татарстан АССР атказанган артисты - 1957Татарстан АССР халык артисты - 1985

Әлфия Галимова, Әлфия Әхәт (Габделәхәт) кызы Галимова (1922 елның 30 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан2015 елның 25 марты, РФ, ТР, Казан) ― җырчы (лирик-колоратур сопрано), Татарстан АССР халык артисты (1985).

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Фотосурәтләре

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елның 30 маенда Казанда (вариант: Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылында[1]) туган. Бабасы моңлы тавыш белән азан әйтүче мулла булган, җырчы тавышы шуннан килә дип исәпли[2]. Урта мәктәпне Әлфия Буада тәмамлаган. Аннары Кайбыч урман хуҗалыгы авылында яшәгән. Казанга 1944 елның җәендә килә. Горький урамында Камал театры янәшәсендә ГИТИС театр студиясенә һәм Мәскәү консерваториясенә укырга керергә чакыручы афишаны күреп, театрга драма студиясенә керергә дип килә. Әмма аңа жюри (Фәхри Насретдинов, Нәҗип Җиһанов, Асия Измайлова) Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга керү өчен конкурста вокалчы буларак катнашырга тәкъдим итә. Әлфия Мансур Мозаффаровның «Җиләк җыйганда» җырын башкарып, өч турны да үтә һәм 400 кешедән сайлап алынган 25 кешелек төркемгә керә. Мәскәүгә төркем 1944 елның декабрендә китә, укулар 1945 елда башлана. Дүртенче курста укыганда, Әлфияне (аның белән бергә Венера Шәрипованы, Василий Жарковны) театр студиясеннән Мәскәү дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчерәләр. 1950 елда Мәскәү дәүләт консерваториясен (Д. Б. Белявскаяның ялгыз җырлау классы), 1963 елда Мәскәү консерваториясендә аспирантура (җитәкчесе шул ук) тәмамлаган.

1950-1961 елларда – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Җырчы үзенең дебюты дип Глинканың «Иван Сусанин»ында Антонида партиясен саный. Аның беренче рольләренең берсе – Бизеның «Кармен»ында Фраскита партиясе. «Севильский цирюльник», «Иван Сусанин», «Алтынчәч», «Башмагым», «Снегурочка» һ. б. спектакльләрендә җырчы төп партияләрне башкара[3].

1961-1963 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясендә (фәнни җитәкчесе Д. Б. Белявская) аспирантурада укый.

1964-1965 елларда – Казан музыка училищесы педагогы.

1966-1986 елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Әдәби-музыкаль лекторие солисты. Егерме ел дәвамында ул, филармониянең әдәби-музыкаль-лекторие солисткасы-вокалисты булып, татар, рус, чит ил музыкасын пропагандалый. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән елларда Әлфия Галимова зур концерт эшчәнлеге алып бара, концертлар белән КамАЗ төзүчеләренә, нефтьчеләргә һәм республика химиклары янына чыгып китә. Ул шулай ук Татарстанның авыл районнарында көтеп алынган кунак була[4]. Татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре белән беррәттән, җырчы «Гөлҗамал», «Уел», «Зөбәрҗәт» һ. б. татар халык җырларын да башкара.

Ә. Галимова – Рөстәм Яхинның «Галия җыры»н (Гадел Кутуй әсәре буенча «Тапшырылмаган хатлар» радиоспектаклендә), «Укытучы кыз» җырын, «Дулкыннар, дулкыннар» (Муса Җәлил сүзләре) җырын беренч башкаручы. Р. Яхинның шулай ук «Күңелемдә яз», «Тургай», «Бакчамдагы чияләр», «Нәни Чапай», «Забавный случай» һ.б. җырларын да башкарган[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кама Тамагы туган якны өйрәнү музееның «Кама Тамагы горурлыгы» дигән бүлегендә, Р. Сәгъдиев, Ф. Йосыпов, И. Гази, Т. Миңнуллин, А. Салмин, Б. Урманче, Ф. Сөләйманова һ. б. белән беррәттән, җырчы Ә. Ә. Галимова турында да материаллар куелган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]