Эчтәлеккә күчү

Фидан Гафаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фидан Гафаров latin yazuında])
Фидан Гафаров
Туган телдә исем Фидан Сафа улы Гафаров
Туган 12 октябрь 1947(1947-10-12) (77 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Яңа Уртай
Үлгән 27 апрель 2025(2025-04-27) (77 яшь)
РФ, БР, Уфа
Яшәгән урын Тукай урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре драма артисты, җырчы
Җефет Фәридә Хәбибулла кызы (?―2022)[2]
Балалар уллары Айбулат, Азамат, БР халык артисты; кызы
Бүләк һәм премияләре РСФСР халык артисты (1984)ТР халык артисты (1994)БАССР халык артисты (1980)Салават Юлаев премиясеБР Халыклар дуслыгы ордены (2022)

Фидан Гафаров, Фидан Сафа улы Гафаров (Фида́н Сафи́ч Гафа́ров, 1947 елның 12 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Яңа Уртай2025 елның 27 апреле, РФ, БР, Уфа) — татар драма артисты, җырчы, Гафури театрының (Уфа) әйдәүче артисты. БАССР (1980), РСФСР (1984), Татарстанның (1994) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981). «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы» (2020).

Фидан Гафаров
«Бәхет хакы» спектаклендә Зариф ролендә
Фидан Гафаров

1947 елның 12 октябренда Башкортстан АССР Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында туган. Уфа сәнгать укуханәсенең театр бүлеген (И.Х. Йомагулов курсы) тәмамлаган (1966).

Җырга-моңга сәләтле лирик-драматик каһарманнарны уйный. Төп рольләрне башкаручы зур сәхнә остасы. Югары дәрәҗәдә талантка ия актёр. Матур тышкы кыяфәте, музыкага сәләтле һәм хискә бай булуы Ф. Гафаровка истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә.

Драматургиянең төрле жанрларына караган әсәрләрдә 100 гә якын рольне башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны Фәридә Хәбибулла кызы (?―2022)[11]. Балалары: уллары Айбулат (фаҗигале рәвештә үлгән), Азамат, БР халык артисты; кызы Самира (башка хатын-кыздан)[12].

2025 елның 27 апрелендә 77 яшендә Уфада вафат[13]. Туган ягы Дүртөйле районы Яңа Уртай авылы зиратында җирләнә[14].

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Ләйлә Аралбаева. Өфөлә Фидан Ғафаровтың хәләл ефете баҡыйлыҡҡа күскән. «Башинформ» МА, 24.08.2022
  3. Дүртөйле районы рәсми сайтында(үле сылтама)
  4. «Акчарлак», № 12, 19.03.2015
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-03-27 
  6. Кино-театр.ру сайтында
  7. Күгәрчен районы мәдәният бүлеге сайтында(үле сылтама)
  8. Өфөлә легендар артистар Нурия Ирсаева һәм Фидан Ғафаров ордендар менән бүләкләнде. bashinform.ru, 26.12.2017(рус.)(башк.)
  9. Фидан Гафаров - «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы». 2020 елның 21 июль көнендә архивланган. Гафури театры сайты, 23.06.2020(рус.)(башк.)
  10. Ляйсан Закирова. В Уфе завершилась траурная церемония прощания с Фиданом Гафаровым. Башинформ, 29.04.2025
  11. Ләйлә Аралбаева. Өфөлә Фидан Ғафаровтың хәләл ефете баҡыйлыҡҡа күскән. «Башинформ» МА, 24.08.2022
  12. Фидан Гафаров: «Теряешь контроль, в результате рождается ребенок». Взгляд из Казани, 7.12.2024(рус.)
  13. Лейла Аралбаева. В Уфе умер народный артист России и Башкортостана Фидан Гафаров. Башинформ, 27.04.2025(рус.)
  14. Лейла Аралбаева. Стало известно, где и когда в Уфе простятся с Фиданом Гафаровым. Башинформ, 27.04.2025