Акчарлак (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акчарлак (газета) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Акчарлак
Акчарлак.jpg
Tөр

гаилә газетасы

Формат

А4


Гамәлгә куючы

Г.Г. Сафин, Р.Х. Сафина

Нигезләнде

2001

Тел

татар теле

Төп офис

Казан, С. Хәким ур., 3

Тиражы

33 240 (2015, 6 август)

ISSN

2304-7313


язылу индексы

35685

Веб-сайт: http://akcharlak.com/

«Акчарлак» газетасыТатарстанның Казан шәһәрендә нәшер ителүче күп тиражлы шәхси басма.
Газетаны нәшер итүчеләр — Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин, Рузилә Сафина.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акчарлак 1.jpg
Г.Г. Сафин, Р.Х. Сафина

Беренче саны 2001 елда дөнья күрә. Башта айга бер, соңрак атнага бер А4 форматында 32 биттә бастырыла.

Тираж[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиражы сертификацияләнгән (Таныклык № 616, 2010 елның 28 маеннан гамәлдә).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биш ел беррәттән (20102015) «Тираж – ел рекорды» премиясенең «Милли телдә иң күп тиражлы газета» номинациясендә җиңүче [1].

Контент-юнәлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Акчарлак” мәгълүмат бирү һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Гаилә газетасы.

Сәхифәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ил һәм дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни, дини тормыш яңалыклары.
  • Аналитик материаллар, мәкаләләр, репортажлар.
  • Яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесе проблемалары.
  • Күренекле шәхесләр белән таныштыру.
  • «Зарлы телефон», «Ир белән хатын», «Сәламәтлек» тематик сәхифәләре һ. б.

Габделфәт Сафин:

« Газета чыгару — энә белән кое казу. Бөтен нәрсәне йөрәк аша үткәрергә кирәк[2].

Газетага исемне үзем таптым. Беренчедән, ул ялтыравыклы: анда 3 «а» хәрефе бар. Икенчедән, «акчарлак» сүзендә «ак» һәм «акча» сүзләрен аерырга була. Акчарлак – ирек кошы, ул беркемгә буйсынмый [3]

»

Яңа басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елдан башлап, газетага кушымта рәвешендә, айга бер «Ашыгыч ярдәм», «Уртак хисләр», «Авырмас өчен 101 киңәш», «Акчарлак сканворды», «Татар хатыны» газеталары , «Азан нуры» һәм «Строители Татарстана» журналлары бастырыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Пресса.ру» сайтында
  2. Фәния Фәизова. Ходай сызган юлдан барабыз. «Ватаным Татарстан», 2009 ел, ноябрь
  3. «Казанские ведомости», № 79, 2012 ел, 31 май