Азат Ахунов
Күренеш
| Азат Ахунов | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Азат Марс улы Ахунов |
| Туган | 2 апрель 1970 (55 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан шәһәре |
| Яшәгән урын | Казан |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
| Һөнәре | галим-филолог, журналист |
| Эш бирүче | «Идел» журналы, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Мирасханә[d] |
| Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Азат Ахунов - Филология фәннәре кандидаты, журналист. КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында укып, берьюлы көнчыгыш телләр (гарәп теле) буенча да белгечлек ала. Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ аспирантурасын тәмамлап, филологиядән кандидатлык диссертациясен яклый.
1988-1989 елларда - хәрби хезмәттә.
2006-2009 елларда «Идел» журналының рус басмасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 2009 елда журналистикадагы эшчәнлеге өчен "Бәллүр каләм" республика һөнәри конкурсының төп номинациясендәге – “Журналистикада исем” бүләгенә ия булды.[1]
Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ каршында Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә[2] әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Галим һәм журналист
- ↑ Центр письменного и музыкального наследия - Мирасханэ, archived from the original on 2021-05-10, retrieved 2021-03-25
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Азат Ахунов: «Идел»дә Зәйдулла имтихан алды...» Сафиуллина Рузия. "Идел" журналы 4 февраль 2020