Габделфәт Сафин
| Габделфәт Сафин | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Габделфәт Габдрахман улы Сафин |
| Туган | 11 октябрь 1962 (63 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Симетбаш |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | җырчы |
| Җефет | Рузилә, нәшир |
| Балалар | Әдилә, Зөлфәт |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Сайт | gabdelfat.ru |
Габделфәт Габдрахман улы Сафин ― татар җырчысы, Татарстанның халык артисты (2009), нәшриятче, «Акчарлак» газетасын гамәлгә куючы (2001 елның гыйнварыннан) һәм директоры.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Габделфәт Габдрахман улы Сафин 1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Симетбаш авылында туа. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән Кырлайдан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы.
Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Габделфәт Сафин Казан төзүче–инженерлар институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче булмыйча, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., Ш. Җиһангирова сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган әлбумнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр... Габделфәт Сафин 20 әлбум чыгара, 200дән артык җыр башкара, Татарстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургда, Себердә, Пермьдә, Ижауда, Сарытауда, Йошкар-Олада, Башкортстан шәһәрләрендә, Чиләбедә, Екатиринбурда, Самарда һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә.
2001 елның 23 февралендә Татарстан республикасы Президенты указы нигезендә, Габделфәт Габдрахман улы Сафинга татар музыкаль-эстрада сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
Габделфәт Сафин бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр дә. Менә инде берничә ел ул нәшрият эше белән шөгыльләнә. Аның шәхси «Акчарлак» газетасы Татарстанда иң күп укылучы милли газета булып санала.
Габделфәт Сафин хатыны Рузилә белән кызлары Әдилә һәм уллары Зөлфәтне тәрбияләп үстерәләр.
Еллар, еллар...
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1980 – Г. Тукай исемендәге Кырлай урта мәктәбен тәмамлау;
- 1987 – КТИИны тәмамлау;
- 1988 – өйләнү;
- 1992 – Габдулла Тукай ис. Татарстан дәүләт филармониясендә эшли башлау;
- 1993 – «Ак күлмәгем» хиты;
- 1993 – «Татар җыры-93» конкурсы дипломанты;
- 1994 – «Габделфәт» иҗат берләшмәсе төзелә;
- 2001 – «Акчарлак» газетасы чыгара башлау;
- 2007 – «Акчарлак–Гармония» һәм «Созвездие-Йолдызлык» журналларын чыгара башлау.
- 2009 – "Габделфәт" иҗат берләшмәсенең яңа офиска күчүе;
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2000 – «Татар җыры-2000» фестивалендә «Хыянәт» җыры өчен «Алтын Барс» премиясе лауреаты;
- 2001 – «Татар җыры-2001» фестивалендә «Соңгы кыңгырау» җыры өчен «Алтын Барс» премиясе лауреаты;
- 2002 – «Татар җыры-2002» фестивалендә «Япь-яшь чаклар» җыры өчен «Алтын Барс» премиясе лауреаты;
- 2003 – «Татар җыры-2003» фестивалендә «Азалия» җыры өчен «Алтын Барс» премиясе лауреаты;
- 2009 — Габделфәткә Татарстанның халык артисты исеме бирелү.
- 2023 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― татар мәдәниятен саклауга һәм музыкаль сәнгатьне үстерүгә аерым өлеш керткән өчен[1]
- 2026 — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган
- Габделфәт Сафинның рәсми сайты 2015 елның 1 август көнендә архивланган
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 11 октябрь көнне туганнар
- 1962 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Арча районында туганнар
- Татар җырчылары
- Татарстанның халык артистлары
- Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр