Нинель Юлтыева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нинель Юлтыева latin yazuında])
Нинель Юлтыева
Туган телдә исем Нинель Дауыт ҡыҙы Юлтыева
Туган 3 февраль 1926(1926-02-03)
БАССРның Уфа шәһәре, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 23 ноябрь 2014(2014-11-23) (88 яшь)
РФ, ТР, Казан
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Һөнәре балет биючесе, мөгаллим
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре РСФСР халык артистыТатарстанның халык артистыБР халык артисты

Нинель Юлтыева, Нинель Давыт кызы Юлтыева (баш. Нинель Дауыт ҡыҙы Юлтыева, 1926 елның 3 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа2014 елның 23 ноябре, РФ, ТР, Казан) — балет биючесе, мөгаллим, РСФСР (1957), БР (1995), ТР (1996) халык артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 3 февралендә Башкортстан АССРның башкаласы Уфа шәһәрендә, язучы Давыт Юлтый гаиләсендә туган. 1938 елда әтисе сәяси репрессия корбаны була, әнисе Фатыйма 10 ел Мордовия төрмәсендә үткәрә. 19351941 елларда Н. Юлтыева Ленинградта хореография училищесындә белем ала. Мөгаллимнәр Наталья Камкова (А. Ваганова шәкерте) һәм Александр Ширяев ятимә кызга ярдәм кулы сузалар. 1941 елда сугыш башлангач, укучыларны өйләренә тараталар. Уфада көтәр кешесе булмаса да, 15 яшьлек кызны Башкортстанның опера театрына эшкә билгелиләр. Рәсми рәвештә 1943 елдан Молотов (хәзерге Пермь) бию училищесындә укуын дәвам итә.1949 елда Ленинград бию училищесынең дипломын ала. 1968 елда шул ук уку йортының мөгаллимнәр бүлеген, 1972 елда Н. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясенең балет куючылар бүлеген тәмамлый.

2014 елның 23 ноябрендә вафат.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Шәһрезадә», «Йокыга талган гүзәл», «Шопениана», «Баядерка», «Бакчасарай фонтаны» спектакльләрен куя.[2]

Илленче еллардан башланган мөгаллимлек эшчәнлеге бүген дә дәвам итә. Берничә йөз шәкерте институтларда, укуханәләрдә белем бирә, театрларда эшли, бию коллективларын җитәкли.[3]


« Биюченең сәхнә гомере бик кыска, диләр, ләкин бу сүзләр Нинель Юлтыевага кагылмый
Нәҗип Җиһанов, ССРБ халык артисты
»

Төп партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2023 елның 10 октябрендә Казанда, 16 ел директоры булган Казан хореография училищесы бинасы фасадында (К. Маркс ур., 63/25) истәлек тактасы куелган (авторы ― скульптор һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәтҗанова) [7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юлтыева Н. Д. «Адажио моей памяти». Казань, 2006.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]