Рәшит Гобәйдуллин
Рәшит Гобәйдуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшит Гомәр улы Гобәйдуллин |
Туган | 10 ноябрь 1931 ССРБ, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Орск районы, Танаулык авылы |
Үлгән | 18 июль 2000 (68 яшь) РФ, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Российская академия музыки имени Гнесиных[d] һәм Государственная консерватория Узбекистана[d] |
Һөнәре | композитор |
Җефет | Зубова Валентина Александровна, икътисадчы |
Балалар | кызлары Елена, Алия (1965) |
Рәшит Гобәйдуллин (Рәшит Гомәр улы Гобәйдуллин, рус. Губайду́ллин Рашид Гумарович; 1931-2000) — композитор, педагог.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1931 елның 10 ноябрендә Ырынбур өлкәсе Орск районы Танаулык авылында туган. Виолончель белгечлеге буенча Ташкәнт консерваториясен (Г. Васильев сыйныфы) (1954), ирекле тыңлаучы сыйфатында Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтын (Генрих Литинский курсы) (1967) тәмамлый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1943-1954 Үзбәкстан ССР дәүләт филармониясенең халык уен кораллары оркестры артисты.
- 1954-1967 Мәскәүдә кинофильмнар чыгару идарәсе симфоник оркестры артисты.
- 1968-1970 Уфа сәнгать институтының теория укытучысы.
- 1970-1972 ТАССР җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе[1].
- 1972-1976 Казан дәүләт педагогия институтының музыка теориясе, тарихы һәм музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.
- 1976 елдан Мәскәүдә яши, балалар музыка мәктәпләрендә укыта һәм үзешчән музыка коллективларына, студияләргә җитәкчелек итә.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иҗатына жанрлар төрлелеге хас. Театральләшкән музыкаль әсәрләре белән татар театрлары үсешенә зур өлеш кертә. Иҗатында оркестр өчен язылган һәм камера-инструменталь әсәрләр зур урын тота. Классик музыканың төп формалары һәм жанрлары белән эшләү остасы. Сара Садыйкова белән берлектә иҗат ителгән «Мәхәббәт җыры» (1971) һәм «Кияүләр» (1972) музыкаль комедияләре популярлык казана.
Әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балетлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1958 «Кисекбаш» (Әхмәт Фәйзи либреттосы, Габдулла Тукай поэмасы буенча)
- 1983 «Чака» (Д. Мамаду либреттосы).
Опералар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1976 «Җиһангир» (Хәй Вахит либреттосы)
- 2001 «Идегәй» (Ренат Харис либреттосы, клавирда тәмамланган)
Симфоник әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1958 «Яшьләр увертюрасы»
- 1970 «Бәйрәм увертюрасы»
- 1982 «Идел буе халыклары темасына сюита»
- 1983 «Якутлар темасына симфоник вариацияләр»
Концертлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Камера-инструменталь әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1963 Кыллы квартет
- 1978 Скрипка, альт һәм виолончель триосы өчен
- 1972 Инструменталь ансамбль өчен «Музыкаль күренешләр» әсәре
- 1967 Скрипка һәм фортепиано өчен соната
- 1980 Виолончель һәм фортепиано өчен 10 пьеса
- 1969 Солистлар, хор һәм оркестр өчен «Торналар кайтканда» ораториясе
- 1977 «Беренче очыш күге» вокаль шәкеле
- 1978 «Ана йөзе нуры» вокаль циклы
- спектакльләргә һәм кинофильмнарга музыка
Җырлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Язмышым (автор көе һәм сүзләре)
- Мәһабәт Казаным (Фәннур Сафин сүзләре)
- Гәрәбә (Нури Арслан сүзләре)
- Туган җиремә (Фәннур Сафин сүзләре)
- И, Казан, Казан (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Академик» сайтында
- Р.Г. Гобәйдуллин «Милләттәшләр» сайтында
- «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татар филармониясе сайтында(үле сылтама)