Эчтәлеккә күчү

Кисекбаш (балет)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кисекбаш (балет) latin yazuında])
«Кисекбаш»
Фото
«Кисекбаш» балеты афишасы
Көйязар Рәшит Гобәйдуллин
Либретто авторы Әхмәт Фәйзи
Сюжет чыганагы Габдулла Тукай «Су анасы» поэмасы
Хореограф Ольга Тарасова
Беренче куючы дирижёр Җәлал Садриҗиһанов
Сценография Петр Сперанский
Пәрдәләр саны 3
Иҗат итү елы 1958
Беренче куелыш 1958
Беренче куелыш җире Казан, Татар дәүләт опера һәм балет театры

«Кисекбаш» (рус. Отсечённая голова) — 1958 елның ноябренда, Ленин комсомолының 40 еллыгына багышлап, Татар опера һәм балет театрында куелган 3 актлы балет.

Балеттан бер күренеш

«Кисекбаш» балеты татар милли балет сәнгатенә яңа жанрны — фантастика белән чынбарлык синтезы үрнәге булган сатирик балетны алып килә. Тукай поэмасының исемендә XIV-XV гасыр татар язма әдәбияты үрнәге булган «Кисекбаш» китабына ияреп, яңа әсәр язылганлыгы күренеп тора. Әхмәт Фәйзи либреттога алдагы ике әсәрдә булмаган яңа каһарманнар кертә: Печән базары алыпсатарларының гореф-гадәтләрен тәнкыйтьләүче Шагыйрь, Карәхмәтне өзелеп сөюче цирк артисты Зифа, Кисекбаш (Хаҗи)ның яшь хатыны Мәдинә партияләре.

« Либретто авторы балетка яңа (уңай) каһарманнарны Тукай поэмасында уңай образлар булмау сәбәпле, сатирик образларга капма-каршы кую өчен кертте[1]
»

Композитор Печән базарындагы тискәре образларны сурәтләү өчен мөнәҗәт белән бәеткә, ә уңай образларны сурәтләү өчен такмак һәм халык җырларына («Бибкәй матур», «Гөлҗамал», «Лимонад») мөрәҗәгать итә.

Балетка костюмнарны Л. Сперанская-Штейн әзерли. Балетка бәя куючылар костюмнарның искиткеч бай булуына, бик уйлап эшләнүенә игътибар итә.

Шул ук вакытта балетта су асты күренешләренең йомшаграк эшләнүе ассызыклана.

Либретто эчтәлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның Печән базары. Халык арасында дуслары белән Шагыйрь йөри. Алыпсатарларга карап, Шагыйрь монда булып узган вакыйга турында әсәр иҗат итә башлый.

Шәһәр читендә яшьләр уены. Остаханә эшчеләре, кәсепчеләр, кырыктартмачылар үтә. Хатыннары белән бай сәүдәгәрләр күренә. Алар арасында яшь хатынын чит күзләрдән сакларга тырышучы Хаҗи да бар. Мәйданда көрәш башлана. Карәхмәт җиңеп чыга, бүләккә бирелгән зәңгәр шәлне сөйгәне Зифаның иңенә сала. Мәдинә Карәхмәтнең күзенә чалынырга тырыша.

Хаҗи утары. Хаҗи Мәдинәне җиңел холыклы булуда гаепләп, җәзага тарта — өстеннән бикләп куя һәм йокларга ята. Мәдинәнең дус кызы Хаҗиның муеныннан ачкычны алып, Мәдинәне чыгара. Карәхмәт тә Мәдинәне күрергә килә. Уянып киткән Хаҗи барысын да куып тарата. Мәдинәдән җеннәрне куар өчен, камчылы Ишанны чакырырга уйлый. Ләкин Мәдинәнең матурлыгыннан башын югалткан Ишан, суфилыгын ташлап, котсыз Диюгә әверелә һәм Мәдинәне урлап китә. Шагыйрь килеп керә, Хаҗиның өстеннән халатын салдыра — халык анда Кисекбашны күрә.

Печән базары. Халык ташкыны эчендә Мәдинәне иярткән Дию дә күренеп китә. Тәгәрәп Кисекбаш килә. Карәхмәт Кисекбашка ярдәм итәргә һәм Диюдән үч алырга риза була.

Карәхмәт күл төбендәге коега төшә. Андагы мәхбүсләрне коткара. Диюне алышта җиңә.

Күл ярына Карәхмәт белән Мәдинә чыга. Халык ярдәме белән алар судан Диюне тартып чыгара. Дию бай сәүдәгәр кыяфәтенә керә. Хаҗига кыйммәтле асылташ бүләк итә. Дию-байны сәүдәгәрләр үз араларына алалар. Көлә-көлә китәләр. Мәдинә дә хәерче Карәхмәт урыныныа бай Хаҗины сайлый. Карәхмәткә Шагыйрь эшчеләр арасында басып торучы Зифаны күрсәтә, янәсе, алар Карәхмәтне тиң күреп, үз араларына ала.

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
  2. «Татарская энциклопедия». Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
  1. А. Алмазова.Фарид Яруллин и татарский балет. Казан, 1987.
  1. М. Нигъмәтҗанов. Яңа милли балет. «Совет Татарстаны», 1959 ел, 14 гыйнвар