Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш latin yazuında])
«Тукай мәйданы» метро станциясе стенасында «Кисекбаш» мозаик панносы

«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» - Габдулла Тукайның 1908 елда язылып, шул ук елда аерым китап булып чыккан сатирик поэмасы. Әсәр «Кисекбаш» дини поэмасына охшатып язылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Поэма 1908 елда языла, һәм шул елның 14 октябрь көнендә Тукай аны Казандагы Купеческий собрание залында халык алдында укый. Шул кичәдә катнашкан Фатих Әмирхан «Әл-ислах» газетасында язган рецензиясендә болай ди:

« Тукаев әсәрен ислахчыларның соңгы әдәбият кичәсендә укыганда халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйча, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм, укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде... Вакыйган дә, бу әсәр татар әдәбиятында шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә максудына иң муафикъ чыкканыдыр... Тукаев бу әсәрен һәм «Яшендә» көлке шигырьләрен укый торгач, аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады.
вакыйган дә – чыннан да

мөкәммәл – камил, яхшы эшләнгән

максудына муафикъ – куйган максатына җавап бирерлек.
»

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 2.