Габдулла Тукай һәйкәле (Яр Чаллы)
Һәйкәл | |
Габдулла Тукай һәйкәле
| |
Габдулла Тукай һәйкәле | |
Урын | Яр Чаллы |
Материал | бронза |
Габдулла Тукай һәйкәле, рус. памятник Габдулле Тукаю, ингл. Gabdulla Tuqay Statue — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2011 елда ачылган һәйкәл. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) 125 еллык юбилее хөрмәтенә куелган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2011 елның 22 ноябрендә Яр Чаллының Яңа шәһәрендә (Автозавод районы) Тынычлык проспекты белән Рәис Беляев урамы кисешкән чатта, Ершов урамы тукталышыннан ерак түгел урнашкан Тукай скверында (16/09 йорты янында) ачылган.
Һәйкәлне ачу тантанасында рәсми кешеләр — Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, Васил Шәйхразыев[1], шагыйрьләр Разил Вәлиев, Илфак Ибраһимов[2], Роберт Миңнуллин, Камал театры артистлары катнаша.
2012 елдан башлап, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган чаллыларга дәүләт бүләкләре әлеге һәйкәл янында тапшырыла[3].
2015 елның мартында билгесез кешеләр һәйкәлне ак буяулар белән пычратып, «усал» дигән сүз язып, пентакль символлары төшереп, шагыйрь кулындагы китапны ботарлап алып китәләр[4][5].
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Һәйкәл Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә бронзадан коелган.
Монументның биеклеге — 6 м.
Шагыйрь, кулларын күкрәгенә кушырып, уң кулына китап тоткан хәлдә түгәрәк постаментта басып тора.
Постаментның аскы өлешендә кирил һәм гарәп язуы белән «Габдулла Тукай / عبد الله توقاي» дип язылган.
Проектның авторы — скульптор Владимир Демченко (Мәскәү), һәйкәлне сынчы Илдар Ханов (1940-2013) иҗатына таянып ясаган[6].
Һәйкәл бик кыска вакыт эчендә (июнь-ноябрь) төзелде. Шагыйрьнең ялгыз фигурасын түгел, үзе язган әдәби әсәрләрендәге каһарманнары (алтын тарак тоткан Су анасы, Кисекбаш, Сак-Сок) әйләнәсендә итеп күрсәтергә булдым. Имән агачы белән тоташкан Шүрәле образына зур урын бирелде. Агачның очында шагыйрьнең музасы (хыялы, өмете, тормышка ашмаган мәхәббәте) урнаштырылды. Владимир Демченко
|
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 2011 елда Чаллы шәһәре мэры
- ↑ 2011 елда Татарстан язучылар берлеге рәисе
- ↑ Яр Чаллы рәсми сайты, 26.04.2012
- ↑ Яр Чаллы рәсми сайтында
- ↑ Kazanfirst сайтында
- ↑ Комсомольская правда, 22.11.2011
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чаллыда Тукай һәйкәле. «Мәйдан», 2011 ел, № 12.
- Чаллыда Тукайга һәйкәл ачылды
- Открыт памятник Тукаю
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ачылу тантанасыннан фотосурәтләр 2014 елның 16 август көнендә архивланган.
- Фотосурәтләр карарга
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||