Бөгелмә колхозчысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөгелмә колхозчысы latin yazuında])
Бөгелмә колхозчысы
Дәүләт Россия
Урнашуы Бөгелмә
Төзелеш елы 2001
Координаты 54.539507° 52.803012°

«Бөгелмә колхозчысы» (рус. Бугульминский колхозник) - 2001 елны Бөгелмә шәһәрендә Бөек Ватан сугышына багышланган Мәңгелек дан мемориал комплексында урнаштырылган Пе-2 очкычы макеты – һәйкәле.

Һәйкәл Муса Җәлил һәм Ленин урамы белән кисешкән җирдә биек постаментта урнаштырылган.  Постаменттагы мемориаль тактаның берсендә Сталинның рәхмәт белдергән телеграмма тексты язылган.

Хакимият тарафыннан, рәхмәт белдереп җибәрелгән телеграммада:

«Татар АССР

Бөгелмә семсовхоз директорына

партоешма секретарена,

эшчеләр комитеты рәисенә.

Сугыш самолеты төзелергә 100 000 сум акча җыйган ССРБ наркомзаг Бөгелмә семсовхозы эшчеләренә, белгечләренә һәм хезмәткәрләренә минем туганнарча сәламемне һәм Кызыл Армия рәхмәтен тапшыруыгызны сорыйм. Коллектив теләге үтәләчәк. И.Сталин 1.02.1943 ел »

– дип языла.

Фронтка ерак арага очучы дүрт моторлы авыр бомбардировщик Пе-8 җибәрелгән булуга карамастан, постаментта Пе-2 очкычы макеты урнаштырылган. Чөнки беркайда да бөтен  Пе-8 сакланмаган. Шуңа күрә һәйкәл сыйфатында кечерәк самолетны, Пе-2не урнаштыру турында карар кабул ителә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның февралендә Бөек Ватан сугышы елларында Бөгелмә районы эшчеләре йөз мең сумга якын акча җыялар һәм  Пе-8 авыр бомбардировщигын төзергә тапшыралар. Самолет бортына "Бөгелмә колхозчысы" дип языла. Шул ук елны самолетны 75 яшьлек “Батыр” авылы колхозчысы Биләл Садреевка хәрби аэродромда 25нче гвардия ерак очышлы авиаполкының шәхси составына тапшыру бурычы йөкләнелә. Садреев Пе-8не капитан-очучы  В. П. Зелинскийга тапшыра.

Самолет иң яңа навигацион приборлар, көчле пушкалар һәм зур калибрлы пулеметлар белән җиһазландырыла. Бөгелмә колхозчысы беренче җитди сынауны Кенинсберг портында (фашист складларын шартлату приказы) үтә. Орлов-Курск дугасында полк гвардия дәрәҗәсен ала, самолетның бортында гвардия символы барлыкка килә. “Бөгелмә колхозчысыАуропа һәм Германиядә фашистларны тар-мар итүдә дә катнаша. Самолет экипажы  орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Тантаналы ачыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елның 25 августында Бөгелмә шәһәренең 220 еллыгына багышлап, тантаналы шартларда ачыла. Монументны ачуда югары дәрәҗәле затлар, шул исәптән Татарстан президенты Шәймиев М.Ш.һәм Бөгелмә районы администрация башлыгы һәм шәһәр мэры Мәһдиев Н.Г. катнаша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]