Эчтәлеккә күчү

Сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл (Зөя)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл (Зөя) latin yazuında])
Сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Яшел Үзән районы һәм Зөя
Урын Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы
Булдыручы Мәхмүт Гасыймов
Рәсми ачылу датасы 30 октябрь 2011

Сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәлТатарстан Республикасының Зөя утрау-шәһәрчегендә сәяси золым корбаннары истәлегенә 2011 елда ачылган һәйкәл[1].

Һәйкәл кую урыны очраклы сайланмаган. Коммуникацияләрне сузган вакытта Зөядә XX гасырның 40 нчы елларында кешеләр күпләп күмелгән каберлек табыла. Җәсәдләр саны шултиклем күп була, ахырда эксгумация үткәрмәскә, җәсәдләрне шушы җирдә калдырырга һәм бу урында истәлек билгесе урнаштырып, мемориаль зона ясарга карар ителә. Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов. Һәйкәл ак мәрмәрдән ясалған 2 метрлы стеланы тәшкил итә, аңа төрмә рәшәткәсе һәм күгәрченне иреккә чыгаручы кул беркетелгән. Зөя утрау-шәһәрчеге үз тарихында төрле чорларны, шул исәптән репрессия бәласен дә кичерә. 1937-1938 елларда гына да илдә миллион ярым кеше кулга алына. Шуларның 628 меңе атып үтерелә. Күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан 10 ел Зөя колониясендә утыра. Соңыннан 7 елга Себергә сөргенгә җибәрелә. 17 елдан соң гына ул өенә кайта ала. Сугыш елларында гына да биредә 3 меңгә якын кеше үлә[1]. 1930-1950 елларда ГУЛАГ төрмәләренең берсенә әверелгән Свияжск Алла Анасының дөньядан күчүе ирләр монастыренең 5нче холык төзәтү-хезмәт лагеренда меңләгән гаепсез крестьяннар, руханилар, интеллигенция тотыла. Шулай ук Австриядән, Германиядән, Венгриядән, Польшадан, Румыниядән тоткыннар булган. Исемлектә татар шагыйре Хәсән Туфан белән беррәттән князь Голицын һәм Алтуфьев бар[2].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]