Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Зөя утрау-шәһәрчеге»
музей-тыюлыгы
Зөя музее.jpg
Нигезләү датасы 2009
Урын 420250 ТР, Яшел Үзән районы, Зөя, Мәскәү ур., 6.
Директор Артем Николай улы Силкин
Сайт Музей сайты
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Зөя утрау-шәһәрчеге фотосурәтләре.

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (рус. Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Остров-град Свияжск») — Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей-тыюлык). Экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.

Музей-тыюлыкка керә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрау-шәһәрчектә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Мәрьям Ананың дөньялыктан күчү кәшишханәсе (Успение монастыре, рус. Свияжский Успенский монастырь) урнашкан.

Биналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей объектлары XVI гасырның уртасы — XX гасыр аралагында төзелгән биналарда урнашкан. Мәсәлән, «Зөя тарихы музее» — 2009 елдан башлап, элекке эшлекле очрашулар урыны булган комплекста (18381840 елларда төзелгән), «Елга музее» яңа корылган Зөя елга вокзалында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елда утрауда ТР сынлы сәнгать музее филиалы оеша. «Зөя утрау-шәһәрчеге» музее Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 28 августында кабул ителгән 584нче санлы карары нигезендә оештырыла. 2015 елдан — музей-тыюлык статусында[1]. Музейны булдыру өчен башлангыч чорда ким дигәндә 6 млрд сум акча таләп ителә[2]. Музей-тыюлыкны булдыру эше белән ТР беренче президенты М. Ш. Шәймиев химаячелегендәге «Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча “Яңарыш” фонды» (рус. Фонд «Возрождение») җитәкчелек итә.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тыюлыкта күп санлы борынгы рус архитектурасы, православие һәм тарих һәйкәлләре сакланган. Дәүләт сагында 37 мәдәни мирас объекты тора: аларның 19ы — федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия, 18е — төбәк (Татарстан) дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Музей фондында 33 398 саклау берәмлеге (24 129 берәмлек төп фондта һәм 9 269 берәмлек фәнни-ярдәмче фондта) исәпләнә (2014 елның 1 гыйнварына). 20 220 саклау берәмлеге — археология табылдыклары, 1 356 саклау берәмлеге — декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, 1 134 саклау берәмлеге — нумизматика һ. б. экспонатлар. «Археология» тупланмасында Зөя елгасы ярында табылган һәм, югары дымлы климат булу сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр сакланган күпсанлы чынаяк кирпеч, балчык эшләнмәләр, акча, агач һәм күн әйберләр тупланган. «Сәнгать» тупланмасында тормышлары һәм иҗатлары Зөя шәһәрчеге белән бәйле булган рәссамнарның дистә еллар дәвамында тапшырылып килгән эшләре урын алган.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зөя ныгытмасыннан Россия мәмләкәтенә кадәр
  • Гаҗәеп утрау-шәһәрчекнең тарихи елъязмасы
  • Зөя шәһәрчеге турында әкиятләр
  • Зөя шәһәре тарихы битләреннән

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы
Елга вокзалына төшүче урам  
Агачтан эшләнгән Троица чиркәве  
Зөя елга вокзалы. «Елга музее» да шунда  
«Зөя тарихы» музее  
Зөя утрау-шәһәрчеге ерактан күренеше  

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]