Кукмара туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кукмара туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Кукмара туган якны өйрәнү музее
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кукмара
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Кукмара туган якны өйрәнү музее Викиҗыентыкта

Кукмара туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1995
Урын 422110 ТР, Кукмара, Ленин ур., 8
Директор ?
Сайт Музей турында
 Кукмара туган якны өйрәнү музее Викиҗыентыкта

Кукмара туган якны өйрәнү музее (рус. Кукморский краеведческий музей) — Татарстанның Кукмара шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Кукмара районының борынгы заманнардан 2010-елларга кадәр булган тарихы, төбәктә яшәүче төп милләтләрнең (татар, рус, удмурт, мари) гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елның 10 гыйнварында Кукмара районы хакимият башлыгы «Кукмара туган якны өйрәнү музеен оештыру турында» боерык игълан итә. 1995 елның 8 маенда шул боерык нигезендә элекке Родигиннар фабрикасы идарәсенең беренче катында музей ачыла. 2000-елларда «Мирас – Наследие» программасы кысаларында музей бинасында төзекләндерү эшләре башкарыла. 2010 елның декабрендә (Кукмара районы оешуга 80 ел тулу уңаеннан) музей кабаттан ачыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбүдә Әхмәтфид кызы Дәүләтшина (1949―2023) ― музейны оештыручылапрның берсе һәм 25 ел эшләгән музей директоры, татар дөньясы тарихына Мәчкәрә авылы белән бәйле Ишмән шәҗәрәсен дөньяга таныткан, мәшһүр Чыңгыз Айтматовның нәсел тамыры әнисе ягыннан шушы авылга тоташканын ачыклаган шәхес булып кереп калган.[1]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей (1909 елда булдырылган) «Бертуган Иван һәм Михаил Дмитрий улы Родигиннар иптәшлеге»нең элекке киез итек фабрикасы идарәсе бинасында урнашкан. XIX гасырның 70-елларында кызыл кирпечтән псевдорус һәм эклетика стилендә төзелгән ике катлы бина 1997 елда — Татарстанның архитектура һәйкәлләре исемлегенә, 1998 елдаТР мәдәният министрлыгының «Мирас – Наследие» программасының архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү эшләре буенча 2000 елга планына кертелгән.

Музей ишегалдында ачык һавада күргәзмәләр булдырылган[2]. Убырлы карчык, Шүрәле кебек әкият каһарманнары сыннары урнаштырылган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда барлыгы 6928 саклау берәмлеге (шул исәптән, төп фондта 4908 экспонат, фәнни-ярдәмче фондта – 2020). Музей күргәзмәсе борынгыдан ХХ гасыр ахырына кадәр булган төбәк тарихы турында сөйли. Экспозициядә Кукмара, Мәчкәрә авылы янында уздырылган археологик эзләнүләр вакытында табылган әйберләр (мамонт һ. б. борынгы хайваннар калдыклары; борынгы кешеләрнең эш кораллары; йорт-кирәк яраклары), Зур Кукмара борынгы каберлегендә табылган, көмеш тиеннәрдән ясалган фин-угыр хатын-кыз бизәнү әйберләре, Кукмара киез итек фабрикасында ясалган аяк киемнәре (шул исәптән чигелгән киез итекләр), 1870-1890 елларда Володиннар остаханәсе җитештергән самавыр, комган, бакыр поднослар урын алган. ХIХ гасыр сәүдә лавкасы, беренче фабрикант Н. В. Комаровның эш кабинеты торгызылган. Җирле оешмалар тарихы, Кукмараның танылган кешеләре (шул исәптән Советлар Берлеге Каһарманнары Сабир Әхтәмов, Фәхретдин Заһидуллин һ. б.) язмышы белән танышырга мөмкин.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Безнең төбәк тарихы (Кукмара туган якны өйрәнү музее буенча гомуми экскурсия)
  • Хезмәттә — муллык (автобус экскурсиясе). Кукмара металл савыт-саба заводы, «Хыял» тегү фабрикасы, киез итек фабрикасы буенча экскурсия.

Аерым фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елдан башлап музей хезмәткәрләре Ишмән (Үтәмешевләр) шәҗәрәсен, әлеге нәселнең хәзерге буыны вәкилләрен өйрәнә [3]. 2006 елда Муса Җәлилнең 100 еллыгына Казанга килгән Чыңгыз Айтматовка Мәчкәрәнең аның (әнисе ягыннан) ерак бабаларының туган авылы булуы турында хәбәр итәләр. Чыңгыз Айтматов Кукмара туган якны өйрәнү музеена җибәргән хаттан:

Әнием ягыннан бабаларым Габделвәлиевләр шәҗәрәсен төзүегез турындагы мәгълүматыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сез Кукмара җирендә безнең шәҗәрәне торгызгансыз. Бүгеннән бу төбәк, бу авыл — минем өчен изге урын

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кукморский край (составитель С. А. Сафина). Том 1, 2. Набережные Челны: Издательский дом «Новости МИРа» - Казань: ИДЕЛ-ПРЕСС, 2008. ISBN 978-5-91206-012-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]