Татар тарихы һәм мәдәнияте музее (Бөгелмә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар тарихы һәм мәдәнияте музее (Бөгелмә) latin yazuında])
Татар тарихы һәм мәдәнияте музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Бөгелмә районы
Урын Бөгелмә
Татар тарихы һәм мәдәнияте музее
Нигезләү датасы 2014
Урын 423230 ТР, Бөгелмә, Воровский ур., 4.
Директор Радик Мостафа улы Зәбиров
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Бөгелмә татар тарихы һәм мәдәнияте музее (рус. Музей татарской истории и культуры) — Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан шәхси мәдәният оешмасы (музей). Музейны «Татарлар мирасы» хәйрия фонды ачкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның маенда Бөгелмәнең «Ихрам» мәчете каршындагы йортта ачылган. Максаты — татарлар тарихы һәм мәдәнияте үсеше белән хронологик тәртиптә таныштыру. Музей директоры — «Татарлар мирасы» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Мостафа улы Зәбиров.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда ике зал. Беренче залда борынгы төркиләрнең (б. э. к. IV гасырдан башлап) мәдәнияте, Идел Болгары һәм Алтын Урда чорлары, Казан ханлыгы һәм РИ тарафыннан колонизацияләү тарихы чагылыш таба. Экспонатлар арасында Болгарда казынулар вакытында табылган борынгы (яше — мең ел) кылыч, борынгы төрки калалар корылышы сурәтләнгән карталар, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре (агач, күн, тимер эшләнмәләре, келәмнәр, чигүләр, тимер һәм кәгазь акчалар, чүлмәк китекләре).

Икенче залда XX гасыр башы авыл татары өе күренеше торгызылган. Экспонатлар арасында йорт җиһазлары (бишек, туку станогы, йон кабасы, май язу гөбесе), көнкүреш һәм кәсепчелек кораллары[1].

Экспонатлар арасында борынгы кулъязма һәм басма китаплар урын алган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музей татарской истории и культуры в Бугульме 2019 елның 16 июль көнендә архивланган.. Культурный дневник школьника(рус.)