Эчтәлеккә күчү

Бакый Урманче музей-йорты (Күл Черкене)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакый Урманче музей-йорты (Күл Черкене) latin yazuında])
Бакый Урманче музей-йорты
... хөрмәтенә аталган Бакый Урманче
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Буа районы, Күл Черкене авыл җирлеге[d] һәм Күл Черкене
Ана ширкәт Буа туган якны өйрәнү музее
Багышланган Бакый Урманче
Рәсми ачылу датасы 11 февраль 2012
Адрес 422411, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Буа районы, Күл Черкене авылы, Совет урамы, 2 йорт
Карта

Бакый Урманче музей-йорты (рус. Дом-музей Баки Урманче, ингл. Baqi Urmançe home museum) — Татарстанның Буа районы Күл Черкене авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Буа туган якны өйрәнү музее филиалы.

Авылда туган һәм балачагын уздырган татар рәссамы, сынчы Бакый Урманченың (18971990) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Музей бинасы алдында Б. Урманченың бюсты урнаштырылган.

Бакый Урманче. 1949
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Музейда Бакый Урманче эшләреннән Нәкый Исәнбәт, Шәехзадә Бабич, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури һ. б. сыннары урын алган. Музейга 15 сынны Бакый Урманченың улы Айдар бүләк иткән. Күргәзмәдә рәссамның шәхси әйберләре (1951 елгы рәсем дәфтәре, каләмнәр, вафат булганнан соң алынган битлеге һ. б.), акварель, гуашь белән ясалган рәсемнәре, татар халык киемнәре эскизлары, «Шүрәле», «Кисекбаш» сериясеннән рәсемнәре куелган.

1972 елда Урманче гаиләсенең нигезендә авыл урта мәктәбе бинасы салынган[1]. 2007 елда мәктәп диварына «Биредә танылган сынчы, рәссам, график Бакый Идрис улы Урманченың (1897 – 1990) балачагы узды» дип язылган истәлек тактаташ эленгән[2].

2012 елның 11 февралендә нараттан салынган бер катлы агач йортта ачылган. Тантанада ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Г. Әхмәтов, язучылар Фоат Галимуллин, Ренат Харис һ. б. катнаша [3].

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8