Иван Яковлев мемориаль музее (Күшки-Яңа Тимбай)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Иван Яковлев мемориаль музее | |
---|---|
![]() | |
Нигезләү датасы | 1998 |
Урын | 422383 ТР, Тәтеш районы, Күшки-Яңа Тимбай, Чәчәкле ур., 9 А. |
Директор | Наталья Геннадий кызы Понедельникова Алексей Александр улы Пыркин (филиал мөдире) |
Сайт | Музей сайты |
Иван Яковлев мемориаль музее (чуаш. Иван Яковлев мемориаль музейĕ, рус. Мемориальный музей И. Я. Яковлева) — Татарстанның Тәтеш районы Күшки-Яңа Тимбай авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Тәтеш төбәге тарихы музее филиалы. Күшки-Яңа Тимбай авылында туган чуаш мәгърифәтчесе Иван Яков улы Яковлевның (1848—1930) тормышы белән таныштыра.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1998 елның 25 апрелендә ачыла.
2008 елда Иван Яковлевның 160 еллыгына музей бинасы алдында бронзадан бюст куелган. Авторы — Чуашстанның халык, РФ һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Владимир Порфирий улы Нагорнов.


Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Музей 1895 елда И. Я. Яковлев үзе төзеткән мәктәпнең агач бинасында урнашкан. Чуаш мәгърифәтчесенең туган нигезендә кәшәнә төзелгән.
Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Музейда күренекле чуаш мәгърифәтчесе, чуаш мәдәнияте, язуы башында торучы Иван Яков улы Яковлев турында материаллар (документлар, фотосурәтләр) тупланган. Сынлы сәнгать әсәрләре, XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башы чуаш авылы керәстияны тормышын сурәтләүче хезмәт кораллары, көнкүреш җиһазлары, киемнәр куелган. Хукаш кирмәне урынында үткәрелгән археологик казынуларда табылган табылдыклар урнаштырылган.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- И. Я. Яковлев — 160 лет (төзүчеләр Вериялов В. Г., Пыркин А. А., бизәүче Панягина Н. Г.). Тәтеш: «Тәтеш басмаханәсе» ААҖ, 2008.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Музей истории Тетюшского края. 2019 елның 26 июль көнендә архивланган. Тәтеш районы сайты
- Мемориальный музей И. Я. Яковлева. Музеи России(рус.)