Аксубай туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аксубай туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Аксубай туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Аксубай, Аксубай районы һәм Татарстан
Адрес Россия, Республика Татарстан, п.г.т. Аксубаево, ул. Романова, 8
Почта индексы 423060
Рәсми веб-сайт museum.ru/M2655
Аксубай туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1985
Урын 423060 ТР, Аксубай, Романов ур., 8.
Директор Әлфия Рәшит кызы Нурхамәтова
Сайт Музей сайты

Аксубай туган якны өйрәнү музее, Аксубай төбәген өйрәнү музее (рус. Аксубаевский краеведческий музей) — Татарстанның Аксубай районы үзәге Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Музей Аксубайның hәм район авылларының тарихы белән таныштыра.

Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.
Тышкы рәсемнәр
Музейның беренче бинасыннан фотосурәтләр.

Филиаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейга 1985 елның 1 маенда нигез салына. Музейны оештыру эшендә район архивы мөдире, автоклуб мөдире булып эшләгән ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Иван улы Волков (19231992) башлап йөри[1]. 1987 елның 17 апрелендә 250 экспонат белән музей рәсми рәвештә ачыла[2]. Музей урнашкан бина (Ф. Мазилин ур., 6) 1904 елда алпавыт В. М. Марковников тарафыннан салынган булган. Әлеге бинада музей директоры булып озак еллар Галина Бобкова эшли. Хәзерге вакытта музей Аксубай районы мәдәният йорты бинасында урнашкан[3].

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның гомуми мәйданы — 180 кв. м. Музейда 2 529 экспонат саклана. Музейда XIX гасыр белән бәйле йорт кирәк-яраклары, борынгы акчалар һәм медальләр, археологик казылмалар, документлар, табигый материаллар коллекциясе, рәсемнәр, скульптуралар белән танышырга мөмкин. Күргәзмәләр XVI гасыр уртасыннан алып ХХ гасыр азагына кадәр булган төбәк тарихы турында сөйли. Экспозициядә татар һәм чуаш халыкларының көнкүреш әйберләре куелган. Этнография тупланмасында XIX гасыр ахыры чуаш хатын-кызлар киеме, татар һәм чуаш халыкларының тукылган сөлгеләре, XIX гасыр уртасында рус халкы кулланган өстәл эскәтере кызыксыну уята. 18001909 елгы тәңкәләрдән җыелган нумизматика тупланмасы бар. Геология коллекциясендә Аксубай битум чыганагы кисеме күрсәтелә.

Аерым залда Аксубайның танылган шәхесләре — язучылар, галимнәр, Советлар Берлеге Каһарманнары (Григорий Романов һ. б.) һәм Социалистик Хезмәт Каһарманнары (Галимҗан Сәлимҗанов, Шәриф Хафизов һ. б.) турында мәгълүматлар тупланган. Шулай ук музейда Аксубай районының истәлекле урыннары: Шәрбән авылы (Шәхри Бану), Мәрҗән Болгар шәһәрчеге, Ольга чишмәсе, Кызлар Тавы (Татар Сөнчәлесе авылы) һ. б. турында кызыклы риваятьләр саклана.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган ягым, Аксубай
  • Ефәк юлы буенча
  • Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты
  • Газиз Кашшаф иҗаты
  • Аксубай: үткәне һәм бүгенгесе
  • Әдәби Аксубай
  • Ф. Мазилин урамы
  • Аксубайлылар Бөек Ватан сугышы елларында
  • Аксубай риваятьләре
  • Аксубай төбәгендә һөнәрчелек һәм кәсепчелек

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Аксубай туган якны өйрәнү музее. Казан: Заман, 2015. (тат.)(рус.)
  2. Бөек ефәк юлы. Казан: Заман, 2015. (тат.)(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]