Эчтәлеккә күчү

«Хәзинә» милли сәнгать галереясы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Хәзинә» милли сәнгать галереясы latin yazuında])
«Хәзинә» милли сәнгать галереясы
Галерея бинасы - Юнкерлар укуханәсе. ХХ гасыр башы
Галерея бинасы - Юнкерлар укуханәсе. ХХ гасыр башы
Нигезләү датасы 2005
Урын Казан
Директор Галина Рамазанова
Сайт http://izo-museum.ru/
 «Хәзинә» милли сәнгать галереясы Викиҗыентыкта

«Хәзинә» милли сәнгать галереясыТатарстанның сынлы сәнгать музееның бүлекчәсе. Казан Кремлендә әүвәлге Юнкерлар училищесы бинасында урнашкан. Галереяның төп экспонатлары – Татарстан рәссамнарының һәм сынчыларының сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре. Тамашачылар галереяда күренекле рәссамнарның бер урынга тупланган сирәк очрый торган иҗат хезмәтләрен күрә ала.

1950 елдан башлап, Татарстанның сынлы сәнгать музеенда Татарстан рәссамнарының сынлы сәнгать, графика, скульптура әсәрләрен туплау эше башлана. Шуларга нигезләнеп, музейда Татарстанның һөнәри декоратив - гамәли сәнгате дип исемләнгән, даими эшләүче экспозиция ясала. Татар милли сәнгате тупланмасы музей фондында күренекле урын били. Шул тупланма нигезендә 2005 елның 23 августында , Казанның меңъеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Казан Кремле музей-тыюлыгында элекке юнкерлар училищесы бинасында Татарстанның сынлы сәнгать музееның бүлекчәсе буларак, «Хәзинә» милли сәнгать галереясы ачыла.

Төп күргәзмәдә 2 000 сәнгать әсәре куелган.

  • Тамашачылар Казан сәнгать мәктәбе (18951917) рәссамнарының (Г.А. Медведев, И.А. Денисов, П.П. Беньков, П.А.

Радимов, Ш.Н. Мөхәмәтҗанов, М.З. Кәримов, Д.Н. Красильников) эшләрен күрә ала.

  • 19201930 елларда иҗат ителгән сынлы сәнгать әсәрләре дә (К. Чеботарев, А. Платунов, А. Александров, Н. Ломоносов,

В. Тимофеев, Н. Сокольский, М. Васильева, Н. Вәлиуллин, Я. Ушков, Л. Александров, П. Байбарышев, В. Гурьев, Г. Зиновьев картиналары) күргәзмәдә урын алган.[1]

Евгений Зуев, Виктор Куделькин, Борис Майоров, Искәндәр Рафиков, А. Аникеенок, И. Вулах иҗаты белән танышырга мөмкин.

Николай Фешин, Бакый Урманче, Харис Якупов һ. б. замана рәссамнарының күргәзмәгә куелган сирәк очрый торган әсәрләрен карап, Татарстан сынлы сәнгатенең, бигрәк тә татар рәссамнары иҗатының ХХ гасырдагы үсеш баскычларын күзалларга була.[2]

Мөдире – Галина Рамазанова

Галерея һәр көнне эшли, шимбә, якшәмбе – кыска эш көне. Адресы - Казан Кремле, 3- подъезд

«Хәзинә» милли сәнгать гелереясының рәсми сайты : www.izo-museum.ru

Н.Фешин. Н. М. Сапожникова портреты (1915). Этюд. Казан
Н.Фешин. Варя Адоратская (1914). Казан

1. Казань в памятниках истории и культуры. Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алеева. — Казан, 1982.

2. Рәсми сайт

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани