ГИдУВ (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
архитектура һәйкәле
ГИдУВ (Казан)
Mushtari st 11.jpg
Шәһәр Казан
Мигъмари эслүб модерн (неоклассицизм)
Лаихә авторы П. Голышев
Төзелеш 19111914 еллар

ГИдУВ (Казан) (бина) – табибларның белемен күтәрү дәүләт институты (рус. государственный институт для усовершенствования врачей) бинасы - Казан шәһәренең Бутлеров һәм Мөштәри урамнары белән чикләнгән почмагында урнашкан бина. Архитектура һәйкәле. Бинада киң профильле медицина оешмасы - РКБ-3 урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның апрелендә Казан шәһәрендә илдә беренче булып, табибларның белемен күтәрү институты (1923 елга кадәр – Казан клиника институты, 1923 елдан - Казан ГИдУВы) оеша. Беренче ГИдУВны Казанда ачуның сәбәпләре берничә:

Яңа ачылган институтны профессор Р.А. Лурия җитәкли.[1]

1920-1922 елларда Казан губернасы башкарма комитеты карары белән ГИдУВка клиникалар оештыру өчен хәрби лазаретлардан бушаган биналарны бирәләр. Клиникалар 1993 елга кадәр шул биналарда урнашалар.[2]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина Дворян җир банкының һәм Крестьян җир банкының Казандагы бүлекчәләре өчен дип төзелә, ләкин бер көн дә банк бинасы булып хезмәт итми.

1911 елның октябренда хәрби инженер, юнкер укуханәсе укытучысы П. Голышев белән 11 000 сумга банк бинасының проектын эшләү өчен килешү төзелә.

1912 елның февралендә Яңа Комиссар урамы һәм Яңа Чүлмәк урамы чатында ике иске йорт сүтелеп, банк бинасы төзү өчен җир эшләре башлана.

1913 елның июнендә бинага нигез салына.

Бина заманы өчен комфорт белән төзелә: кайнар су белән җылытыла, җилләтү кораллары эшли, сантехникасы бар, 330 электр лампасы белән яктыртыла. Паркет җәюченең (Григорьев), ишек ясаучының (А. Суров) исемнәре тарихта билгеле.

Санкт-Петербургтан банк бинасын ачу тантанасын тыйнак үткәрергә тәкъдим итәләр, чөнки беренче бөтендөнья сугышы бара.

1914 елның 2 октябрендә бинаны тантаналы ачу була: бинаны изге су белән бөркиләр. Шунда ук беренче катта 70 кешелек хәрби лазарет ачыла. Шул көннән башлап әлеге бина медицина өчен хезмәт итүен дәвам иттерә.[3]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина урам төзелешендә доминанта булып, почмакны тотып тора. Уникаль бина урамдагы башка йортлардан үзгә ярымтүгәрәк фронтоны, түбәсе белән аерыла. Диварга ябыштырыла торган мигъмарият бизәкләрен Казан бизәүчесе М. Густов башкара. Төп керү юлындагы баскыч култыксасын, шулай ук капканы, балконның тимер бизәкләрен П. Голышев өлгесе буенча Казан остасы Н. Александров эшли.

Сакланып калган төзелеш документларыннан шул билгеле: һәр төгәлләнгән эшне комиссия кабул итә. Проект авторы П. Голышев авторлык хокукында нык тора, үзе төзегән эскиздан чигенергә ирек бирми.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң 1950 елларда ГИдУВ җитәкчелеге бинага өченче кат өстәп төзү турында үтенеч белән Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Бинаның архитектура һәйкәле икәнен искәртеп, бинаның тышкы кыяфәтен бозарга рөхсәт бирелми.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Лебедев. Латин кварталы табиб кварталына әйләнде. Республика Татарстан, 2008 ел, 8 июль.[4]

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ГИдУВ музее. Фотолар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани