«Эрмитаж» бакчасы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Эрмитаж» бакчасы (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


«Эрмитаж» бакчасы
55°47′52″ т. к. 49°07'47" кч. о. (G) (T)
ИлРусияFlag of Russia.svg Русия
РайонВахитов районы
МетроТукай мәйданы
Мәйдан4 га

Эрмитаж бакчасыКазан шәһәренең Вахитов районында урнашкан бакча (парк). Элекке исемнәре - Александр бакчасы, Износков бакчасы, Изге Николай бакчасы, Аквариум, Өрәкләр бакчасы.

Урнашу урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәренең тарихи үзәгендә, Тукай мәйданыннан ерак түгел, 3 урам - Щапов, Некрасов, Маяковский урамнары ясаган өчпочмакта, Марусов һәм Бутлеров калкулыклары, ике чокыр арасында урнашкан. Көнбатыштан Щапов урамы белән чикләнгән, калган яклары Некрасов урамы һәм Маяковский урамнарындагы (элекке исемнәре Иске-Чүлмәк урамы, Аркылы-Чүлмәк урамы, Эт тыкрыгы) төзелешләр белән уратылган. Мәйданы 4 га чамасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның 1903 елгы картасында Панаев бакчасы (46 сан) янәшәсендә

Бакча урынында Ворожцов фамилияле дворянның начар дан алган усадьбасы торган (1848 елда янган).[1] Октябрь инкыйлабына кадәр шәһәр халкының күңел ачу һәм истирахәт кичү урыны булган.

Шәһәр халкын әлеге бакчага 1910 елда дөнья бетүне каршыларга чакырганнар.[2]

ХIХ гасыр башыннан бирле бакчага терәлеп торган Профессор тыкрыгындагы йортларда Казан император университеты, Казан гимназияләре профессорлары һәм укытучылары яшәгән.[3]

Бөек Ватан сугышына кадәр шәһәрнең үзәк мәдәният һәм ял паркы вазыйфасын үти. Соңыннан әлеге вазыйфа Горький исемендәге ЦПКиО га күчә. Бакчада җәйге театр, эстрада, китапханә, ат манежы (1901)[4] урнашкан була. Бакчада Фёдор Шаляпинның чыгыш ясаганы, Салих Сәйдәшев оркестры уйнаганы,[5] цирк тамашалары (1898 елдан)[6] оештырылганы мәгълүм. Некрасов урамыннан бакчага баскыч алып менгән.

Сугыш елларында бакча ташландык хәлгә килә. 1950 елларда җәйге кинотеатр, балалар мәйданчыгы эшли, яшелләндерү эшләре башкарыла. 1961 елда кабул ителгән бакчаны нигезеннән яңартып кору проекты тормышка ашмый.

Агач күтәртмәдә Владимир Ленин, Сергей Киров бюстлары торган.[7] 1990 елларда бакча эскәмияләрен һәм яктырткычларын тимер-томыр ватыгы итеп тапшырганнар. Бакчаның күп өлешендә текә йортлар төзеп кую теләге дә булган.

Шәһәрнең Меңьеллыгына бакча яңартыла. 2012 елда кабул ителгән «Шәһәрнең 100 бакчасы» программасына да кертелгән.

Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакчаның куе өлешендә 500 ләп эре һәм урта зурлыктагы агачлар үсеп утыра. Инкыйлабка кадәр утыртылган агачлар да исән. Бакчада сукмаклар асфальтланган, эскәмияләр куелган, баскычлар бар, киртәләре чуеннан коелган. 2013 елдагы Универсиада вакытыннан бушлай Wi-Fi эшли. Янәшәдәге Некрасов урамында бакча исеме белән аталган кафе бар.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Агафонов («Камско-Волжская газета» мөхәррире). Казань и казанцы. Казан, 1906.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эдуард Зиннәтуллин фотосурәтләре

Ох, эрмитаж, ах,эрмитаж

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. иске-казан.ру сайтында
  2. Җир шарына якын Галлея кометасы үтеп киткән
  3. кошка@казань сайтында
  4. «Волжский курьер» 2.07.1906
  5. мэрия рәсми порталы
  6. иске-казан.ру сайтында
  7. Хәзер Щапов урамы 10а йорты ишегалдында
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани